Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балаларның җәйге ялы чараларга бай булыр дип көтелә

2024 елда җәйге ялның барлык төрләре белән төрле юнәлешләр буенча 983 баланы һәм яшүсмерне колачлау планлаштырыла

 Бу спорт-сәламәтләндерү, эчтәлекле-ял, әхлакый һәм гражданлык-патриотик юнәлешләр.

Сменалар һәм юлламалар

Җәйге ялга 6 млн 280 мең сум акча бүлеп бирелгән, шуларның 62,8 меңе – җирле бюджеттан, калганнары - республика бюджетыннан.

24 июньнән «Аҗаган» палаткалы лагере территориясендә 7 көнлек «Галактика балалары» бушлай профильле смена старт ала. Анда бөтен республикадан ПДН, СОП, ТЖСда исәптә торучы аз керемле гаиләләрдән 40 балигъ булмаган бала, шул исәптән безнең районнан 15 бала ял итәчәк.

3 июльдән анда аз керемле гаиләләрдән 21 яшүсмер өчен 7 көнлек смена оештырылачак. Смена хәрби-патриотик булачак: балаларны тактик сугыш нигезләренә, беренче медицина ярдәме күрсәтүгә, киртәләр полосаларын узуга, физик әзерлеккә һ. б. өйрәтү көтә.

«Факел» лагерында 228 бала ял итәчәк, шуларның 20се авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдән: 1 һәм 2 сменада (21 көн) - 74 бала, 3 нче җиде көнлек сменада - 60 бала, ул «Беренчеләр хәрәкәте» программасы буенча төрле чаралар белән (профильле) үтәчәк.

«Факел» үз ишекләрен 24 июньдә ачачак. 21 көнлек сменага юлламалар бәясе - 3566 сум 64 тиен, 7 көнлек сменага - 1157 сум 59 тиен. Социаль куркыныч хәлдә яки авыр тормыш хәлендә булган балалар, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, СВОда катнашучыларның балалары бушлай ял итәчәк. Хәзерге вакытта «Факел»га юлламалар актив сатыла. 1 һәм 2 сменаларга юлламаларның яртысыннан артыгы сатылып беткән инде.

Сак хезмәте

Лагерь территориясе хәзер төзекләндерелә: өмәләр үткәрелә, чәчәкләр утыртыла. Объектны тәүлек әйләнәсе саклауны ЧОПның 2 хезмәткәре башкарачак. Моннан тыш, лагерь 13 видеокүзәтү камерасы, территория периметры буенча 22 һәм бинада 6 яктырткыч, куркыныч сигнализация төймәсе белән җиһазландырылган. Шулай ук янгын күзәтчелеге пультына автомат сигнал бирү системасы бар.
Торак корпусларда стендларда ашыгыч ярдәм телефоннары һәм участок уполномоченныйлары номерлары урнаштырылган. Биналарда эвакуация планнары бар. Эвакуация чыгу урыннарында «Выход» -  яктылык хәбәрчеләре урнаштырылган. Ашыгыч эвакуация очрагында алга таба эш итү һәм куркынычсыз җыелу урыны да билгеләнгән.
Балалар килгәнче һәм ял вакытында биналарны, корылмаларны, шулай ук потенциаль куркыныч участокларны һәм территориянең критик элементларын, автотранспорт тукталышларын (көненә 4 тапкырдан да сирәгрәк түгел) урап узу һәм карау оештырылачак.

«Факел»да ял итү

Җәйге кампания программасы балаларга үз-үзләрен үстерү, аралашу күнекмәләрен арттыру, толерантлык, үзара хөрмәт хисе тәрбияләү һ. б. юнәлеш бирүгә юнәлдерелгән.
Квестлар, «Күңелле стартлар», киртәләр полосаларын узу, Индеецлар көне, Эшмәкәрләр көне, Дөнья халыклары көне, Яшьләр көне, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне, Хәрби-диңгез флоты көне, Беренчеләр көне, Физкультурачы көне, спорт уеннары, шахмат турнирлары, ярышлар һәм ГТО нормаларын мәҗбүри тапшыру оештырылачак. Эссе көннәрдә батут урнаштырылачак. Мәдәният йортлары, китапханәләр, музейлар, Балалар иҗаты үзәге, ПДН, ЭЭБ, ГТХМ, «Кайгырту» ХСХКҮ белән традицион хезмәттәшлек дәвам итәчәк.
Һәр сменада лагерьда 6 вожатый, педагог-оештыручы һәм лагерь начальнигы эшләячәк. Болар - спорт мәктәбе тренерлары, педагоглар, студентлар. Эшкә керешер алдыннан барлык хезмәткәрләр дә мәҗбүри медицина тикшерүе узачак. Лагерьда гадәттәгечә - биш тапкыр туклану оештырылачак, пешекчеләр - мәктәп ашханәләре хезмәткәрләре эшләячәк. Медицина ярдәмен РҮХнең медицина хезмәткәре күрсәтәчәк, аның белән килешү 3 сменага төзелгән.

Кара диңгез ярында ял итү

Безнең лагерьлардан тыш, балаларның Татарстанның һәм Россиянең башка лагерьларында ял итү мөмкинлеге бар, мәсәлән, Краснодар краенда: «Витязево», Анапа шәһәре янындагы «Глобус» һәм Кырым Республикасының Алушта шәһәрендәге «Сатера» лагерьлары. Сменалар кысаларында әйдәп баручы экспертлардан, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләреннән занятиеләр һәм мастер-класслар, төрле өлкәләрдә уңышлы яшьләрдән тәҗрибә алмашу сессияләре планлаштырылган. 

Юлламаларны ата-ананың шәхси кабинеты яки баланың законлы вәкиле аша онлайн режимда «Черноморец» РЦ» ДБУ рәсми сайтында броньларга һәм рәсмиләштерергә мөмкин, белешмәләр өчен телефон экранда күрсәтеләчәк.

Балаларны Кара диңгез яр буендагы сәламәтләндерү лагерьларына илтү махсус балалар составы белән башкарылачак, дүрт тапкыр кайнар туклану, линия полициясе, педагогик һәм медицина персоналы озата барачак. Шулай ук ата-аналар баланы үзләре дә китерә алачак. Сменаларның бәясе - 39300 сумнан башлап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев