Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бар шундый һөнәр - Ватанны саклау

Хәрби комиссариат белгечләре Яңа Чишмә районының өлкән сыйныф укучылары белән очрашкан.

14 ноябрьдә «Бар шундый һөнәр - Ватанны саклау» - шундый девиз астында Яңа Чишмә гимназиясе базасында Чистай хәрби комиссариаты һәм ДОСААФ белгечләре районның 10-11 сыйныф укучылары белән очрашкан.

Укучылар алдында Чистай шәһәре хәрби комиссариатының чакырылыш бүлеге начальнигы ярдәмчесе Сергей Захаров һәм ДОСААФның уку часте мөдире Лилия Бешеневалар чыгыш ясаган. Егетләр аларның чыгышлары белән бик кызыксынганнар, актив төстә сораулар биргәннәр һәм уңай җаваплар алганнар.

Белгечләр «Хәрби хезмәткә чакырылу яшенә кадәрге егетләр арасында белем дәрәҗәсен күтәрү» дигән бурычны үтәгәннәр. Чараның тиешенчә үтүен күп кенә егетләрнең хәрби комиссариат һәм ДОСААФ мәктәбенең телефон номерларын сораулары да раслаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев