Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

БДИ тапшыру - җаваплы чара

28 мартта Яңа Чишмә урта мәктәбе базасында «Бергә тапшырабыз: ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе узды.

Акция чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына психологик киеренкелекне бетерү өчен имтихан процедурасы белән танышырга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Психологлар билгеләп үткәнчә, БДИ тапшыручы ролендә булган ата-аналарга имтиханга әзерләнгәндә балалары белән уртак тел табу җиңелрәк.

Акциядә ата-аналар, мәгариф бүлеге вәкилләре катнашты. Башта аларга металл детектор аша үтәргә тәкъдим иттеләр. Яңа Чишмә районында БДИ үткәрү координаторы Ләйсән Салихова рамканы «сигналсыз» гына узар өчен имтиханга ниләр алып килмәскә һәм ничек киенергә кирәклеген сөйләде. Рамка аша узганда кәрәзле телефоннар, металл пряжкалар, сәгать, алка, аяк киемендә металл элементлар, хәтта фольга эчендә булса, рөхсәт ителгән шоколад та «сигнал» бирә ала.

Парта артына утыргач, әти-әниләр контроль үлчәү материалларын укучыларга тапшыруның һәм имтихан эшләрен электрон элемтә каналлары аша җибәрүнең барлык нечкәлекләре турында мәгълүмат тыңладылар. Имтиханны үткәрү кагыйдәләре, нейрон челтәрләр ярдәмендә аның барышын онлайн-контрольдә тоту һ. б. турында белделәр.

Барысы да бик җитди, күчереп язу өчен мөмкинлекләр булмаячак, бар өмет - бары тик үз белемеңә һәм яхшы әзерлеккә. Ел дәвамында чыгарылыш сыйныф укучыларына әлеге имтиханда булачак шартлар тудырып, даими рәвештә БДИ тапшыртып карыйлар. Тиешле әзерлекләре булмаган ата - аналар өчен боларның барысы да стресс китереп чыгарса, балалар өчен бу гадәти хәл, чөнки алар моны инде өйрәнгән һәм күп тапкырлар үткән.

Ата-аналарга рус теленнән үз белемнәрен тикшерергә тәкъдим иттеләр, бу урта белем турындагы аттестат алу өчен ике мәҗбүри фәннең берсе. Акция өчен имтихан эшләренең кыскартылган вариантлары булдырылган, алар чыгарылыш укучыларына тәкъдим ителәчәк биремнәргә охшатып төзелгән. Бланкларны тутырганнан соң, акциядә катнашучылар имтиханга керештеләр. Барлыгы орфография, пунктуация кагыйдәләрен белүгә 8 бирем, соңгысы инша булды. Имтиханны гадәти өч-дүрт сәгать урынына бер сәгать эчендә эшләргә мөмкин иде.

БДИ - шәп нәрсә, дип билгеләп үтте акцияне оештыручылар. Беренчедән, чыгарылыш укучылары имтиханны үз районында тапшыра ала. Яңа Чишмә урта мәктәбендә урнашкан имтихан үткәрү пунктында рус теле, база һәм профильле математика, җәмгыять белеме буенча БДИ узачак (БДИ 15тән артык катнашучы булганда урында тапшырыла).

Икенчедән, БДИ чыгарылыш сыйныф укучыларына биш төрле югары уку йортына биш юнәлеш буенча гариза бирергә мөмкинлек бирә. Беркая да барырга кирәкми, барысы да почта яки электрон почта аша җибәрелә. Һәм БДИ ярдәмендә теләсә кайсы авылдан җитәрлек балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучысы үзен кызыксындырган теләсә кайсы шәһәрдә, шул исәптән Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта да югары уку йортына укырга керә ала.

Ата-аналар имтихан өчен билгеләнгән вакыт эчендә биремнәрне эшләделәр, беренче җидесен, хәтта 10-15 минутта башкарып чыктылар. Алар акцияне оештыручыларга имтиханда үз көчләрен сынап карарга мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр һәм үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.

 - Инша язу кыенрак булды. Монда тиешле әзерлек кирәк, - диде Лилия Хираҗева.

- Миңа, киресенчә, җиңел булды, - диде Җәүдәт Җәләлетдинов.

Ата - аналар билгеләп үткәнчә, чыгарылыш сыйныф укучысы өчен иң мөһиме - имтиханнарга әзерләнү, әгәр бала әзерләнсә, ул БДИны, һичшиксез, җиңел тапшырачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев