Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Белем дөньясына экскурсия

Зирекле лицее һәм Яңа Чишмә укучылары Казанның инженерлык лицеенда булганнар

25 октябрьдә Яңа Чишмә урта мәктәбенең 6 - 7 сыйныф укучылары һәм Зирекле лицее укучылары Казандагы «Лицей - инженер үзәге»ндә һәм КФУ планетариенда булганнар. 
«Безнең балалар лицей эшчәнлеге, балалар бакчасы яшеннән алып, профильле сыйныфларга кадәр анда белем алучы балалар белән таныштылар», - дип язалар үзләренең социаль челтәрләрендә мәктәп педагоглары.

«Казандагы лицей укучылары безнең балаларны дүрт телдә сәламләделәр, ә лицейның башлангыч мәктәбе укучылары үз чыгышлары белән гаҗәпләндерделәр. Лицейның югары сыйныф укучылары үз проектларын яклап күрсәттеләр.

Андагы укытучылар тәкъдим иткән мастер - классны балалар бик кызыгып караганнар: роботларны программалаштыру нигезләре, станокларда эшләү, 3Д принтерда әйбер  бастыру һ.б.»
Шулай ук безнең балалар Казандагы КФУ планетариенда булганнар, кояш системасы белән танышканнар һәм кояш турында күп кызыклы мәгълүматлар белгәннәр. Яңа белемнәр, әлбәттә, физика һәм астрономия өлкәсендә файдалы булачак.


Белем бирү учреждениеләр буйлап сәяхәт итү өчен уңайлы автобусны Яңа Чишмә районында туып-үскән Вячеслав Улитин тәкъдим иткән. Сәфәрне мәгариф бүлеге методистлары Камил Салихов һәм Ләйсән Нурхамәтовалар оештырган.

Балалар исеменнән инженерлык лицее администрациясенә, шулай ук «Буревестник» ҖЧҖ ТК җитәкчелегенә һәм шәхсән В.М. Улитинга зур рәхмәт белдерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев