31 гыйнварда Яңа Чишмәдәге Балалар иҗаты үзәге үзенең тимерче алачыгын ачты. Алар аны "Бәхет алачыгы" дип атаганнар, биредә мәктәп укучылары тимерче һөнәренә өйрәнәчәкләр.
Инде уку-өйрәнү процессы башланып та киткән, әлегә өч малай шушы эш белән кызыксына башлаган.
-Безне бар эшкә дә өйрәтегез, зинһар, - дигәннәр Яңа Чишмә гимназиясе укучылары Александр...
31 гыйнварда Яңа Чишмәдәге Балалар иҗаты үзәге үзенең тимерче алачыгын ачты. Алар аны "Бәхет алачыгы" дип атаганнар, биредә мәктәп укучылары тимерче һөнәренә өйрәнәчәкләр.
Инде уку-өйрәнү процессы башланып та киткән, әлегә өч малай шушы эш белән кызыксына башлаган.
-Безне бар эшкә дә өйрәтегез, зинһар, - дигәннәр Яңа Чишмә гимназиясе укучылары Александр Арсланов, Вадим Меньшин һәм Екатерина Бистәсе мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы Андрей Хорьков. Өстәмә белем бирү педагогы Александр Хорьков бу эшне теләп башкара. Хәзер укучылар остазлары белән республика фестиваленә хәзерләнәләр, алар эскәмияләр, өстәлләр, балалар мәйданчыклары өчен таганнар ясый башлаганнар.
Яңа Чишмә БИҮ (ЦДТ) төрле конкурсларда катнашырга ярата, бу аларны яңа фантазиягә рухландыра, ә җиңүләр ниятләгән эшләрен тормышка ашыру мөмкинлеге бирә.
Бу хәл узган ел яз булган, халык социаль проектлары конкурсында БИҮ директоры Светлана Мартышованың "Бәхет алачыгы" проекты үзләренә 580 мең сум табыш китергән.
-Бу акчаны кая тоттыгыз? - дип сорадым мин.
-Тимерне челтәрләп чүкеп ясау өчен "Мастер 2М" станогы, кыру станогы, эретеп ябыштыру һәм шомарту аппаратлары алдык, - диде ул.
-Тимерче алачыгы бинасын арендага алдыгызмы соң?
-Әлеге буш торган гараж безгә район хакимиятеннән бушлай бирелде. Хәзер аны милек итеп рәсмиләштерәбез. Район бюджеты хисабына бинага ремонт ясадык, стеналарны утка чыдам әйбер белән тышладык, җылылык үткәрдек, вентиляция - суыру җайланмасы куйдык.
Үткән елда ук инде без "РИТЭК" хәйрия фонды конкурсында катнашып, 250 мең сум акча оттык. Бу акчалар чүкеп ясау өчен материал сатып алуга тотылачак. Әлегә акча бар, ә киләчәктә үзебез эшләп алырбыз дип уйлыйм.
Тимерче алачыгын ачу чарасында район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк, мәктәптән тыш эшләрнең республика үзәге вәкиле Инна Веснянкина, Яңа Чимшә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Иванов һәм үзләренең укучылары белән берлектә мәктәп педагоглары да катнашты.
Лариса ФЕДОРОВА
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев