Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Чү, кыңгырау, чыңлама!

Дәү-дәү букчаларны күтәреп, җитди кыяфәт белән беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүем әле дә хәтеремдә.

Һи, без бит хәзер зур кешеләр, балалар бакчасы да әллә кая еракта калган! Алда 11 түгел, 111 еллык юл төсле. Яшисе дә яшисе, укыйсы да укыйсы дигәндәй. Ә апа-абыйлар һаман да: «Сизми дә калырсың әле, мәктәп еллары «выжт» итә дә үтә ул»,- диләр. Ышандым ди менә сезгә (!) дисәм... Вакыт – агымсу икән: 24 май көнне соңгы кыңгырау чыңы астында апамның сыйныфын олы юлга озаттык. Канатларны киң җәеп очарга безгә дә бер генә ел калып бара дигән сүз бит бу. «Выжт» итә дә үтә?! Чү, Фирүзә, бүген бәйрәм, уйларыңны читкәрәк куй да алкышла, әйдә, үзләрен. Тугыз бөртек баланың иң истәлекле көннәре бит бу! Гадәттә, «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә кунаклар кулларына кулъяулык тотып, «мышык» көен көйлиләр. Әйтерсең, җырлар гына җитми аларга. Ә бу юлы сәхнә шат авазлар, алкышлар белән күмелде. Үзләре нинди – бәйрәмнәре шундый инде. Мәктәп директоры Ризидә Нуртдинова үзенең котлавында юкка гына аларны иң шук, чая, актив сыйныф дип әйтмәгәндер. Хәер, аларны мактап мәдхия җырлаучылар күп булды: Ринат Фәсахов, «АгроОснова»дан Илгиз Хәбибуллин, Шахмай, Акъяр авыллары җирлекләреннән вәкилләр, беренче укытучылары һ.б Шатлыклы мизгелләрне күңел дәфтәренә теркәп барганда күз яшьләренә дә урын табылды. 5 сыйныфтан җитәкләп килгән «әниләренең» укучыларына атап шигырь язуы күңелне кузгатмаслык түгел. Егет-кызлар үзләре дә Гөлнур Әсхать кызына олы рәхмәтләрен белдерделәр. Шахмай, Чаллы Башы, Чертуш авылларыннан җыелган балаларның һәр шатлыгын, көенечен үз йөрәге аша уздырган укытучы бит ул.

Котлаулар, чәчәк бәйләмнәре һәм барысыннан да бары бер теләк – «Ак юллар сезгә!». Моннан 11 ел элек дулкынланып, эчтән генә шигырь сүзләрен кабатлап торган нәни укучылар бүген белем ачкычын 1 сыйныф укучыларына тапшыралар – «безнең юлны дәвам итүчеләр сез!»

Алда ни көтәсен әле күз алдына да китермәгән беренчеләр исә «Без сынатмабыз!» дип җавап кайтаралар.

Соңгы кыңгырау! Бар хатирәләрне яңарта, күзләргә яшь, йөзләргә елмаю өсти алырдай соңгы кыңгырау... Чыгарылыш сыйныф укучыларын олы тормышка озату чыңы. Бу көн Шахмай мәктәбе тарихында 59 нчы чыгарылыш булып уелып калачак.

Чү, кыңгырау, чың-лама! Әлегә син минем өчен соңгы түгел. Канатларны киң җәеп очарга безнең бер ел бар әле!

Фирүзә Ибраһимова, Шахмай мәктәбенең 10 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев