Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Директор, синең исемең белән горур туган мәктәбең!

Райондагы иң борынгы мәктәпләрнең берсе - Яңа Чишмә гимназиясе, аңа быел 90 ел тула.

Хөснетдинов Наил Гайфетдин улы

 

 

Мәктәпне 1992 елдан 2005 елга кадәр җитәкли. Наил Гайфетдин улы -Шахмай авылыннан укытучылар династиясе вәкиле. 1948 елның 1 августында туган. Аның әтисе озак вакыт Шахмай мәктәбендә математика укытучысы булып эшләгән, аннары 28 ел «Татарстан» колхозын җитәкли, әнисе географиядән укыткан.

Наил Гайфетдиновичның ике югары белеме була: Казан авыл хуҗалыгы институтын (көндезге бүлек) һәм читтән торып «физика һәм математика» белгечлеге буенча Казан педагогия институтын тәмамлый. Педагогик эшчәнлеген 1973 елдан башлый. 10 ел Шахмай урта мәктәбендә математика һәм черчение укыта. Яңа Чишмә районы оешканнан соң КПСС район комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге инструкторы булып эшли, анда үзен грамоталы белгеч һәм яхшы оештыручы итеп күрсәтә. Аның эшлекле сыйфатларын исәпкә алып, Наил Гайфетдин улын район мәгариф бүлеге мөдире итеп билгелиләр.

Ул җитәкчелек иткән елларда берничә мәктәп урта мәктәп статусын ала, Андреевкада бер укучы өчен башлангыч мәктәп ачыла. 1989 елдан 1991 елга кадәр Наил Гайфетдин улы КПСС район комитетының идеология бүлеге мөдире булып эшли, шулай ук мәгариф мәсьәләләре буенча кураторлык итә. 1992 елда Яңа Чишмә мәктәбе белән идарә итүне кабул итеп, ул 1995 елда мәктәпнең гимназия статусын алуына ирешә. Шул ук елда Наил Гайфетдин улы «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе белән бүләкләнә. 1998 елда директор вазыйфасы буенча югары квалификация категориясенә аттестацияләнә. Берничә ел аның җитәкчелегендә гимназия мәктәптә спорт-сәламәтләндерү эшен иң яхшы оештыру өчен әйдәп баручы урыннарны биләп тора. 2000 елда гимназия «Ел мәктәбе» республика конкурсында призер була. Инициативалы һәм эшлекле җитәкче уку - тәрбия процессында яңа формалар һәм ысуллар кертүгә күп көч куя. Җитәкче булган елларда капиталь ремонт үткәрелә, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырыла.

Наил Гайфетдинович мәгарифнең актуаль проблемаларын эшләү буенча иҗади төркем җитәкли, район педагоглары, ата-аналар, укучылар һәм җәмәгатьчелек арасында югары абруй казана.

2004 елда аңа «ТР мәктәбенең атказанган укытучысы» исеме бирелә.

Ул җитәкчелек итәргә керешкәндә мәктәп ике сменада эшли - 800гә якын укучы белем ала торган була.

Сезнең  хәтердә ул ничек истә калган? Бу сорауны без аның элеккеге хезмәттәшләренә бирдек.

- Наил Гайфетдин улы игелекле, әмма шул ук вакытта таләпчән дә иде. Үзе исә бик дисциплиналы һәм шул ук таләпне үз коллегаларыннан һәм укучылардан да таләп итте. Аның документлары һәм тиешле язулары (кәгазьләре) һәрвакыт тәртиптә иде, барлык педагогларның да бу эшне вакытында һәм дөрес итеп башкаруларын контрольдә тотты. Үз эшен төгәл белде. Тыныч кына барысын да эшләде, ләкин таләп тә итә белде.

- Чын җитәкче, бик яхшы оештыручы. Директор буларак та, укытучы буларак та яхшы кеше иде. Тәрбияле, грамоталы һәм акыллы. Өстәвенә, игелекле, укытучыларга һәм укучыларга карата кешелекле булды. Балалар белән уртак тел тапты. Аның вакытында гимназия сыйныфлары һәм ике телдә укыту оештырылды. Берничә ел бу сыйныфларга хәтта сайлап алу да барды, ягъни булачак беренче сыйныф укучылары тест үтте, шуңа күрә мәктәптә, нигездә, көчле балалар укыды.

 - Иҗади якын килеп һәм мавыгып эшләде. Үз эшенең остасы, үз фәнен бик яхшы алып барды. Укучыларда тирәнтен программа буенча укытып, сызым (черчение) буенча яхшы белем бирде. Чыгарылыш укучылары махсус югары уку йортларында әлеге фәннән ансат укый алды. Акыллы, җиңел аралашучан кеше. Аңа бик рәхмәтлемен, аның белән эшләве җиңел иде. Хезмәттәшләрен хөрмәт итте. Кирәк булса, булышты да.

 - Педагогик тактикага ия иде. Укытучыларга басым ясамаска тырышты. Әгәр мәктәпкә тикшерү килсә, аларның берсе дә моны сизмәде, һәрчак җиңел атмосфера булды.

Хуҗалык ягыннан да көчле иде, аның вакытында төрле ремонтлар башкарылды һәм бу мәсьәләдә бик сак, ашыкмыйча, уйлап эш итә иде. Мәсәлән, ремонт вакытында стеналарның яңа төсе - буявы - парта төсенә туры килсен, дия иде һ.б.

Аның директорлык еллары күп кенә чаралар, укытучылар һәм укучылар әзерләгән кызыклы иҗат кичәләре белән истә калды.

 

Сырова Татьяна Николаевна

 

 

Уку эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасыннан соң (бу эштә ул 25 ел хезмәт куя) мәктәпне 12 ел - 2017 елга кадәр җитәкли.

Татьяна Николаевна «Атказанган укытучы», «РФның мактаулы мәгариф хезмәткәре», «Иң яхшы директор» исемнәренә ия.

Рязань өлкәсенең Касыйм районы, Петрушево авылында туган. Анда мәктәпне тәмамлый, башлангыч педагогик белем ала, ә аннары юллама буенча Яңа Чишмә районына башлангыч сыйныфлар укытучысы сыйфатында эшкә килә.

Хезмәт эшчәнлеген 1971 елда Красный Октябрь урта мәктәбендә тарих укытучысы булып башлый, бер елдан соң Яңа Чишмә урта мәктәбенә күчерелә, Казан педагогия институтының тарих һәм җәмгыять белеме факультетына укырга керә. Җаваплы вазыйфаны башкаруы белән беррәттән,  ул укучыларга әлеге фәннәрне дә укыта. 12 чыгарылыш ясый. Күп вакытын, хезмәтен, сабырлыгын, кыскасы, 45 ел гомерен мәктәпкә багышлый. - Татьяна Николаевна заманча мәктәп белән идарә итү теориясен һәм практикасын яхшы белгән оста җитәкче. Бу гимназиянең район мәктәпләре арасында лидер булуына, күп кенә күрсәткечләр буенча «Татарстанның иң яхшы мәктәпләре» исемлегенә керүенә китерде, - диде 2004-2007 елларда Яңа Чишмә мәгариф бүлеге начальнигы булган Әлфия Сафонова.

Талантлы җитәкче буларак, куелган максатларга ирешү өчен коллективны берләштерә белде. Еш кына ярдәм, киңәш сорап мөрәҗәгать итүчеләргә ул кулыннан килгәннең барысын эшләргә тырышты.

- Төпле фикерле, һәр кешедә (педагогтан алып укучыга кадәр) шәхесне күрә белү, һәркем белән бер дулкында булу, - бу сыйфатлар аңа гимназия коллективында уңайлы психологик климат булдырырга мөмкинлек бирде, - дип сөйләделәр гимназия коллективында үз җитәкчесе турында.

- Җитди, әмма гадел. Аның тарафыннан кеше рәнҗетерлек сүзләрне беркайчан да ишетмәдек, - диләр аның элеккеге укучылары.

- Энергияле, принципиаль. Уку, хуҗалык һәм административ проблемаларны уңышлы хәл итте, - диләр элекке коллегалары да.

Татьяна Николаевна, тәҗрибәле педагог буларак, яшь коллегалары белән белемнәрен теләп уртаклаша.

- Мин аны яхшы яктан гына искә алам. Аның белән чын күңелдән сөйләшергә һәм киңәшләшергә мөмкин иде, - ди башлангыч сыйныфлар укытучысы, педагогик хезмәт ветераны Зинаида Лосева, - укыту һәм методика буенча гына түгел, тормыш мәсьәләләре буенча да. Ул безгә, яшь педагогларга, әниебез кебек иде, чөнки ул да бит беренче белеме буенча башлангыч сыйныф укытучысы.

Татьяна Николаевна җитәкчелек иткән елларда гимназиядә берничә тапкыр зур капиталь ремонтлар уздырыла, берсе - 2012 елда 6 млн.сумлык күләмдә. Мәктәп яны ярдәмче хуҗалыгын үстерүдә зур адымнар ясалган.

 Бу директор вакытында мәктәп «Перспектива», «Нобелевские надежды» һ.б. кебек инновацион укучылар проектларын эшләүдә лидер була. Гимназия элеккечә барлык дәрәҗәдәге төрле фән олимпиадаларында җиңүчеләрне иң күп санлы тәкъдим итүче булды.

Әлеге язма белән без Яңа Чишмә гимназиясе җитәкчеләренә күзәтү ясауны төгәллибез. Бүгенге директор Эльвира Мәхмүтова белән әңгәмә соңгысы булачак. Аны алдагы саннарда укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X