Гимназиядә уку уңайлы булачак
Белем көнендә капиталь ремонттан соң мәктәпне ачу тантанасы булды
Бинага кергәндә кызыл тасманы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев, район җитәкчелеге һәм гимназия директоры Эльвира Гыймадиева кистеләр.
Республика программасы кысаларында мәктәптә түбә, идән, түшәм, суүткәргеч, канализация алмаштырылган, стеналар тышланган, керамогранит белән капланган фасад җылытылган, электр монтажлау эшләре һәм бөтен эчке эшләр башкарылган. Ремонт Яңа Чишмә подрядчысы «Чишмә-сервис» ҖЧҖ тарафыннан ясалган. Капиталь ремонт эшләренең бәясе технологик җиһаз бәяләре белән бергә 110 млн. сумга якын тәшкил иткән. Хәзер бу иң заманча уку йорты. Җиһазлар, уку класслары һәм ашханә яңартылган. Әлбәттә, мондый бинада уку уңайлы, ә начар билгеләр алу уңайсыз булачак. Быел мәктәп 305 укучыга үзенең ишекләрен ачты.
Район җитәкчелеге гимназия коллективын һәм укучыларны уку елының шундый матур бинада башлануы белән котлады. ТР Министрлар Кабинеты Баш идарәсе башлыгы Тимур Галиев ТР Рәисенең сәламен җиткерде.
Тантаналы линейкада зур масштаблы заманча ремонт ясаган төзүчеләрне хөрмәтләделәр. Мәктәп исеменнән һәрбер эшче бүләкләнде. Моннан тыш, район исеменнән гимназиягә һәм төзелеш оешмалары җитәкчеләренә акчалата сертификатлар тапшырылды.
Ата-аналар катнашындагы тантаналы линейкада бишенче сыйныф укучылары - башлангыч мәктәп-балалар бакчасын тәмамлаучы 57 укучы бердәм мәктәп гаиләсенә кушылды. Бу уку елында гимназиядә бер 11 нче һәм өч 9 нчы чыгарылыш сыйныфлары бар. Быел укырга керүчеләр һәм бер елдан мәктәпне тәмамлаучылар игътибар үзәгендә булдылар, алар шигырьләр, җырлар һәм биюләр аша тантанада катнашучыларны сәламләделәр. Гимназия «Балачак навигаторы» Бөтенроссия проекты кысаларында «Киләчәк очкычы» акциясен дәвам итә. Уку йортын тәмамлаячак укучылар теләкләр язылган кәгазьдән ясалган очкычларны иң кечкенә укучыларга - өченче сыйныф укучыларына бүләк иттеләр.
Гимназия директоры Эльвира Гыймадиева укучыларны, хезмәттәшләрен, ата-аналарны һәм кунакларны Белем көне белән котлады. Ул республика, район җитәкчелегенә, төзүчеләргә - укыту һәм үсеш өчен уңайлы һәм заманча шартлар тудырганнары, ата-аналарга педколлективка барлык мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәтен белдерде.
- Мин әлеге масштаблы проектта катнашучыларның барысына да чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Бу яңартылган диварлар укучыларыбызның яңа җиңүләренең һәм казанышларының шаһитлары булсын, - дип ассызыклады ул.
Эльвира Гыймадиева узган уку елындагы казанышларны санап чыкты, шуларның дәлиле итеп 31 гимназистка укудагы уңышлары өчен Мактау кәгазьләре тапшырылды.
Яңа уку елында гимназиядә туган (чуаш) теленнән, рус теле һәм әдәбиятыннан, математикадан өч яңа укытучы эшләячәк.
Барысы да мәктәпне яңа уку елы башлану белән котладылар, шул исәптән районның элеккеге җитәкчесе Вячеслав Козлов, ул чыгышында үзенең укытучыларын яхшы сүзләр белән искә алды, «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы әгъзасы Шәфәгать Тәхәветдиновка гимназия ашханәсенә янкорма төзүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.
Менә, ниһаять, 11 сыйныф укучысы һәм өченче сыйныф укучысы беренче кыңгырауны шалтыратты. Яңа уку елы һәркем өчен уңышлы һәм игелекле булсын. Хәерле юлга!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев