Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яңа Чишмә гимназиясе укучысы Рамазанов Таһир «Олимпка юл» химия олимпиадасы призеры булган

Таһир олимпиаданың соңгы республика этабында җиңү яулаган.

12-14 гыйнварда Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-мәгариф комплексы базасында ТРның 8-11 сыйныф укучылары өчен химия буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы узган. Олимпиадада ТРның 36 муниципаль районыннан барлыгы 120 бала катнашкан.

Соңгы этап бер турда узган, анда балалар язма биремнәрне үтәгәннәр.
Республиканың 25 районыннан 46 укучы, шул исәптән безнең гимназия укучысы да, олимпиада призерлары булган. Таһирны һәм аны олимпиадага әзерләгән химия укытучысы Тәслимә Галиуллинаны җиңүләре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев