Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яңа Чишмә районында «Ел укучысы — 2024» билгеләнгән

Быел алар икәү

Бу исем өчен быел үзләренең белемнәрендә, иҗадилекләрендә һәм талантларында районыбызның 11 укучысы көч сынашкан. Жюрига укучыларның портфолиолары тәкъдим ителгән, аларда укучылар үзләре, гаиләләре һәм гаилә традицияләре белән таныштырганнар, кемдер үзе иҗат иткән шигъри юлларда, ә кемдер эссе рәвешендә Ватан турында инша язганнар.
Шахмай урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Фирүзә Ибраһимованың портфолиосы иң яхшысы дип танылган.

Чулпан Әбдрәфыйкова, Марина Феоктистова, Таһир Хамәтвәлиев портфолиоларын да билгеләп үтәсе килә.

Портфолио өчен тупланган баллар буенча конкурска 8 укучы үткән.

«Мин.... булырга телим » темасына презентация конкурсның беренче этабы булган.

Һәр катнашучы үзе һәм киләчәктә нинди һөнәр сайлавы турында сөйләгән. Кемдер программист, кемдер хәрби кеше, кемдер, әтисе кебек үк, ГТХМда хезмәт итәргә тели. Монда агроинженер һәм журналист булырга теләүчеләр дә бар иде. Әмма иң мөһиме, конкурста катнашучылар: «Мин үз Ватанымның лаеклы гражданы булырга телим!» дигәннәр.

Конкурс «Эрудит» интеллектуаль сынау белән дәвам иткән. Укучыларның «Педагог» һөнәре турында күп белүләре сөендерә.

Эшлекле уенда катнашучыларның күбесе командада эшли белүләрен, актив позицияләрен, бер-берсе белән аралаша алуларын күрсәткәннәр.

Нәтиҗәдә финалга дүрт укучы чыккан. Алар номинацияләрдә җиңү яулаганнар. «Яңа Чишмә талантлары» финал конкурсын узарга гына кала. Чөнки «Талантлы кеше — һәрнәрсәдә дә талантлы» дип юкка гына әйтелми бит.

Конкурс ахырына якынлашкан, җиңүче билгеле. Быел алар икәү!!!

Болар — Шахмай мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Фирүзә Ибраһимова һәм Ленино мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Марина Феоктистова. 

Ә «Уңышка юл» һәм «Эрудит» номинацияләрендә Зирекле лицее укучысы Таһир Хамәтвәлиев һәм Екатерина урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Сергей Хорьковлар җиңүче булган.

Аларны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!

Чара Яңа Чишмә гимназиясенең актлар залында узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев