Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яңа Чишмә районында «Сәләтле балалар» программасы ничек эшли

Әлеге исемдәге муниципаль программа талантлы балаларны ачыклау һәм аларның үсешенә ярдәм итү өчен тормышка ашырыла.

Рәсемдә: БСМнең «Шешминка» бию ансамбле.

Шул максаттан районда 19 мәктәп һәм 3 өстәмә белем бирү учреждениесе эшли, болар: Балалар иҗаты үзәге, спорт мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе.

Мәктәпләр

Ел саен район укучыларының 95%тан артыгы интеллектуаль, иҗади конкурсларда һәм спорт ярышларында катнаша. Алар арасында горурланырлык балалар байтак.

Мәсәлән, Зирекле лицееның 8 сыйныф укучысы Таһир Әхмәтвәлиев физика буенча (укытучысы - Зәкия Кашапова) һәм математика буенча (укытучысы - Люция Шакирова) «Олимпка юл» региональ олимпиадасы призеры булган. Шул ук Олимпиадада математика буенча призлы урынны Яңа Чишмә мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Александр Сипатров (укытучысы - Ольга Лазарева) яулаган. ТИН (ОБЖ) буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында Чаллы Башы мәктәбе укучысы Гөлфинә Ибраһимова призер булган (укытучысы - Ренат Миннебаев).

Республика олимпиадаларының йомгаклау этабында татар әдәбияты буенча призлы урыннарны 8 сыйныф укучылары алган: Шахмай авылыннан Зарипов Рузил (укытучысы - Кадрия Гыйльманова) һәм Зирекле лицееннан Земфира Таһирова (укытучысы - Резеда Газыймова). Яңа Чишмә гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Гөлгенә Мусина (укытучысы - Гөлия Гафиятова) һәм шул ук мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Раил Харисов (укытучысы - Миләүшә Шакирҗанова) - шулай ук татар теле буенча республика олимпиадасы призерлары. Чаллы Башы мәктәбе укучысы Зөһрә Исмәгыйлова (укытучысы - Ландыш Җамалетдинова) татар телендә белем алган мәктәп укучылары өчен рус теле буенча олимпиада призеры.

Агымдагы елда «Эрудит» республика фән олимпиадаларында 1-6 сыйныфта укучы 224 бала катнашкан, шуларның 85е җиңүче һәм призер булган.

Соңгы елларда укучылар проект эшчәнлегенә актив җәлеп ителеп, республика интеллектуаль һәм иҗади конкурсларында, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашалар.

Әйтик, 2021 елда «Чиксез балачак» фестивалендә алда атап үтелгән чараларда уңышларга ирешкән 51 укучы бүләкләнгән, 2022 елда исә 10 бала - район башлыгы грантына, ә 57 бала - әлеге бәйгеләрдә җиңү һәм призлы урыннар яулаган өчен бүләкләргә ия булган.

2022 елда Яңа Чишмә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Евгения Пьянзина ел саен үткәрелә торган «Ел укучысы» район конкурсында җиңүче булган иде. Ул шулай ук «Гаҗәеп вожатый - 2021» конкурсының муниципаль туры җиңүчесе һәм әлеге конкурсның республика этабында катнашучы да әле.

Быел 39 бала «Сәләт» IX Халыкара яшьләр форумында, 11 бала - татар теле буенча сөйләм практикасы булган «Болгар - туган тел» палаткалы лагерь сменасында, 8 бала -  MEDIA BILER FORUMның 4 нче сменасында, 15 бала - IT BILER FORUMның 5 нче, ә 5 бала LEADERS BILER FORUMның 6 нчы сменасында катнашкан.

Спорт мәктәбе

Яңа Чишмә спорт мәктәбендә тренировкалар 8 спорт төре буенча үткәрелә. 13 тәҗрибәле тренер җитәкчелегендә «Жемчужина» бассейны базасында һәм «Олимп» УСЗда 417 бала шөгыльләнә. 

Спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр барлык дәрәҗәдәге ярышларда даими катнашып, мактаулы урыннарга ия булалар. 2021-2022 уку елында алар 39 турнирда катнашканнар.

Мини-футбол, бадминтон һәм бокс буенча тренерларның һәм шөгыльләнүчеләрнең казанышларын аерым билгеләп үтәсе килә. Тренер Станислав Савельев җитәкчелегендәге футбол командасы узган елның декабрендә Татарстан Республикасы беренчелегендә җиңү яулаган иде. Бу җиңү яшь футболчыларга 31 гыйнвардан 3 февральгә кадәр Нижний Новгород өлкәсендә үткән Идел буе федераль округы Беренчелегендә катнашырга мөмкинлек биргән.

Бадминтон буенча тренер Андрей Фокеевның профессиональлеге аның шәкерте Румия Мөхсиновага «Татарстанның бадминтон өметләре» ярышларында 1 нче урынны яуларга ярдәм иткән.

Бокс буенча тренер Леонид Шабалинның да яңа югары нәтиҗәләре: Булат Хәйруллин - спорт мастерлыгына кандидат разрядын, Газиз Шамазов -беренче зурлар спорт разрядын үтәгәннәр. Әлеге уңышларга алар Йошкар-Ола шәһәрендә Идел буе федераль округы Беренчелегендә ирешкәннәр.

Балалар иҗаты үзәге

Күп профильле БИҮ теләге булган барлык балаларга һәм яшүсмерләргә өстәмә белем бирә. Дәресләр Үзәк бинасында да, хезмәттәшлек килешүләре буенча мәктәп базаларында да уза.

Узган уку елы башына балалар иҗат үзәгендә 23 балалар берләшмәсе эшләгән, биредә 5 яшьтән 17 яшькәчә төрле юнәлешләр буенча 350 бала шөгыльләнгән: техник иҗат - 98, сәнгать -  98, туристлык-туган якны өйрәнү - 11, социаль-гуманитар - 143 бала. Учреждениедә барлыгы 22 өстәмә белем бирү педагогы эшли.

БИҮдә шөгыльләнүчеләр 26 республика конкурсында катнашып, призлы урыннарны яулаганнар. 8 конкурс буенча әле нәтиҗәләр көтелә. Иң актив мәктәпләр: Яңа Чишмә урта мәктәбе һәм башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, Черемухово урта мәктәбе.

Балалар иҗат үзәгенең 13 укучысы «Балалар ил рәсемен ясый» дигән 16нчы республика рәсем конкурсында катнашканнар, педагог О.А. Прыткова җитәкчелегендә балалар иҗат үзәгенә йөрүче Виктория Михайлова «Бердәм Россия» партиясеннән һәм ТР атказанган рәссамыннан махсус приз алган. Ә Шакирҗанова Илүзә һәм Рамазанов Таһир «Тормыш формуласы» республика химия-биология хакатонында 1нче урынны яулаганнар.

Балалар иҗаты үзәге ел саен «Без бергә» Республика конкурсының муниципаль этабын үткәрә. Жюри хөкеменә хореография, вокал, инструменталь ансамбль, нәфис сүз, театр постановкасы номинацияләрендә барлыгы 30дан артык эш тәкъдим ителгән. Җиңүчеләр республика этабында катнашкан.

Балалар сәнгать мәктәбе

«Сәләтле балалар» программасы балалар сәнгать мәктәбе (БСМ) эшенең төп юнәлеше булып тора. 2021-2022 уку елында биредә өч бүлекчәдә 196 укучы белем алган: музыкаль - 60, хореография - 75, рәсем сәнгатендә - 61. Чыгарылыш таныклыкларын 22 бала алган, шуларның 11ендә - «Диплом с отличием».

Мәктәптә 13 педагог белем бирә, берсе - «ТР атказанган мәдәният хезмәткәре», 11е - югары, 2се - беренче квалификация категориясенә ия.

БСМ укучылары 44 халыкара, бөтенроссия, республика һәм региональ конкурсларда катнашканнар, аларда 78 бала лауреат һәм 5 дипломант булган.

Быел «Созвездие - Йолдызлык 2022» эстрада сәнгатенең XXII ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә «Родничок» вокаль ансамбле «Халык традицияләрен саклаган өчен» дипломы белән бүләкләнгән, ә «Шешминка» хореография ансамбле 3 нче дәрәҗә лауреат булган. Бу җиңү нәтиҗәсендә хореография бүлеге укучылары бу җәйдә Алуштаның «Сатера» ДОЛда ике атна ял иттеләр, биредә «Созвездие-Йолдызлык» ТР эстрада сәнгатенең яшьләр телевизион фестиваленең традицион җәйге иҗади сменасы узган иде.

Моннан тыш, БСМдә «Звонкий башмачкок» халык сәхнә биюләре, музыкаль этюдларны иң яхшы башкару, «Мин җырлыйм» вокал конкурсы, «Кышкы бизәкләр» яшь балетмейстер, «Кышкы әкият» һәм бал биюе буенча конкурслар узган.

Узган уку елында балалар сәнгать мәктәбе укучылары 14 район чарасында катнашканнар.

Сәләтле балаларга ярдәм буенча шактый эшләр эшләнә һәм ул дәвам итәчәк. Бурычларның берсе - имин булмаган гаиләләрдәге һәм девиант тәртипле балаларны өстәмә белем белән шөгыльләнүгә күбрәк җәлеп итү, бу аларның сәләтләрен һәм талантларын үстерүгә генә түгел, ә буш вакытларын файдалы һәм кызыклы шөгыль белән үткәрүгә дә булышачак.

Рәсемгә: БСМнең «Шешминка» бию ансамбле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев