Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яңа Чишмә укучылары тапшырган БДИ һәм ТДИ нәтиҗәләре

Июнь уртасына чыгарылыш сыйныф укучылары тарафыннан тапшырылган имтиханнарның нәтиҗәләре билгеле булды.

Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруда биш фән буенча нәтиҗәләр билгеле.

БДИ

46 чыгарылыш сыйныф укучысыннан берсе дә рус теленнән 80нән артыграк балл җыймаган. Иң югары балларга (78) өч кеше ия булган: Нәҗметдинов Раил (Зирекле лицее), Хәсәншина Лилия һәм Шишкин Артем (Яңа Чишмә гимназиясе). Район буенча уртача балл - 62 (узган ел белән чагыштырганда 9 баллга кимрәк), республика буенча - 67,13 тәшкил итә. Бу фәнне тапшыра алмаган укучылар юк.

Мәктәпләр буенча уртача балл - 69 (Черемухово мәктәбендә 1 укучы һәм Зирекле лицеенда дүртәү), Яңа Чишмә гимназиясендә - 64, Ленинода - 60, Яңа Чишмә урта мәктәбендә - 58, Әдәмсәдә - 56.

Профильле математиканы 16 чыгарылыш укучысы тапшырган иде. Монда нәтиҗәләр узган елдан яхшырак. Район буенча уртача балл 10 баллга арткан - 71. Узган ел белән чагыштырганда 80 һәм аннан да күбрәк балл җыючы укучылар күбәйгән. Алар бишәү: Нәҗметдинов Раил (Зирекле лицее) - 86, Килеев Никита - 84, Фәсхетдинов Алан - 82, Ерашов Артем һәм Шишкин Артем - 80әр балл җыйганнар (дүртесе дә Яңа Чишмә гимназиясеннән). Район буенча уртача балл 71не тәшкил итә, бу - узган елгы район һәм быелгы республика күрсәткеченнән бер баллга югарырак (69,95). 

Мәктәпләр буенча «профильле математика»дан уртача балл: Зирекле лицеенда - 78, Яңа Чишмә гимназиясендә - 74, Әдәмсә һәм Ленино мәктәпләрендә - 72, Яңа Чишмә урта мәктәбендә - 50. Минималь чикне үтмәгән бер чыгарылыш укучысы профильле математиканы резерв көнендә яңадан тапшырачак.

База математикасын тапшыру да уңышлы узган, күбесе әлеге фәнне 4 һәм 5ләргә тапшырган, икелеләр юк, дүрт укучы 3ле алган. Район буенча уртача балл - 4, республика буенча - 4,24.

Химия буенча БДИда уртача балл - 49 тәшкил итә (өч укучыда), республика буенча ул - 66,94. Иң күп баллны Яңа Чишмә гимназиясе укучысы җыйган (62), тагын ике укучыда 42шәр балл.  Узган ел белән чагыштырганда бу фән буенча район күрсәткече 17 баллга кимегән (былтыр 67 булган).

Быел дүрт чыгарылыш укучысы рус әдәбиятен тапшырган. 80 баллдан артыгын беркем дә җыймаган, әмма минималь чикне барысы да үткән. Ике укучы - Азалия Галиева (Ленино мәктәбе) һәм Ангелина Шәрәфетдинова (Яңа Чишмә урта мәктәбе) 78шәр балл җыйганнар, тагын ике кеше (Ленино мәктәбе һәм Яңа Чишмә гимназиясеннән) 55 һәм 50 баллга ирешкән. Район буенча уртача күрсәткеч - 65, Татарстан буенча - 77,69 балл. 2023 ел белән чагыштырганда район нәтиҗәсе 26 баллга кимегән.

География буенча БДИны бер кеше тапшырган (Зирекле лицее укучысы) һәм 62 баллга ирешкән. Бу күрсәткеч якынча республика дәрәҗәсендә (62,7). Узган ел әлеге фәнне беркем дә тапшырмаган.

ТДИ

ТДИ тапшыруда дүрт фән буенча нәтиҗәләр билгеле.

Туган телне өч тел төркемендә язганнар. Барлык укучылар да моны уңышлы эшләгәннәр: 7 чыгарылыш укучысы «5»ле, дүртесе - «4»ле, бишесе -«5»ле  алган. Район буенча уртача күрсәткеч 4,1 (узган елгыдан 0,2 баллга түбәнрәк).

Химия буенча ТДИны 16 укучы тапшырган. Унбер кеше - «5»ле,  дүртесе -«4»ле, бер укучы «3»легә язган. Район буенча уртача балл - 4,62 (2023 елда 4,43 булган).

67 кеше ТДИда тапшыру өчен җәмгыять белемен сайлаган. Дүрт укучы - «5»ле,  егерме тугызы - «4»ле,  утыз укучы - «3»ле алган. Дүрт «икеле» дә бар, яңадан тапшыру резерв көнне - 25 июньгә билгеләнгән. Район буенча уртача балл - 3,49 (узган ел 3,66 булган).

9 сыйныфны тәмамлаучыларның күбесе (129 кеше) быел географияне тапшырган. Биредә 56 кеше «бишле» алган, 38 кеше «4»легә биргән, 25 укучы әлеге фәнне «канәгатьләнерлек» билгегә  тапшырган.  «Икеле» алган укучылар әлеге имтиханны резерв көнне яңадан тапшырачаклар. Район буенча уртача балл - 4 (узган ел 3,36 иде). Нәтиҗәләр яхшырган.   

Газетаны бастыруга әзерләгән вакытта, ТДИның рус теле буенча нәтиҗәләре килеп иреште. Монда 68 бишле, 47 дүртле һәм 60 өчле бар. Икенче мәҗбүри фәнне - математиканы тапшыру нәтиҗәләре әлегә көтелә.

Фото: Мәҗбүри фәннәр буенча БДИда югары баллар җыйган Зирекле лицеен тәмамлаучы Раил Нәҗметдинов, әнисе Альмира Инсафовна белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев