Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яңа Чишмәдә булып узган «Ел тәрбиячесе - 2024» конкурсы нәтиҗәләре

«Ел тәрбиячесе - 2024» исеменә Яңа Чишмә районының балалар бакчасында эшләүче 10 тәрбияче дәгъва кылган

«Ел тәрбиячесе - 2024» республика конкурсының муниципаль этабы 14 декабрьдә Яңа Чишмәнең «Ландыш» балалар бакчасы базасында узган. 
«Чарада катнашучы тәрбиячеләрнең чыгышларын, балалар белән дәресләр һәм конкурслар үткәрүләрен карап, аларның һәммәсе дә «Ел тәрбиячесе» исеменә лаек дип әйтеп була. Әмма бу - конкурс һәм биредә бер генә җиңүче була ала», - дигән мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина. 
 РМБ белгечләреннән торган конкурс комиссиясе урыннарны билгеләгәннән соң, конкурста җиңүчеләрнең исемнәрен игълан иткән:
 1 урында - Яңа Чишмәдәге «Золотой ключик» балалар бакчасы тәрбиячесе Аида КУРГИНЯН;
2 урында - Ленино авылының «Ләйсән» балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья НАЗАРОВА;
3 урында - Яңа Чишмәнең «Ландыш» балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья СОВКОВА;
Номинацияләрдә җиңүчеләр:
 «Яшь ел тәрбиячесе» номинациясендә - Яңа Чишмәнең «Ландыш» балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл ХАМӘТГАЛИЕВА җиңү яулаган;
«Туган телдә укыту һәм тәрбия бирү буенча иң яхшы тәрбияче» номинациясендә Чаллы Башы авылының «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе - Гөлфинур МИРЬЯКУПОВА җиңгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев