Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яңачишмәлеләр «Россия патриотлары» фестивалендә Гран-при отканнар

БСМ укучылары «Россия патриотлары» республика конкурс-фестивалендә катнашканнар.

«Россия патриотлары» республика конкурс-фестивале Казанда үткән. Анда Яңа Чишмә БСМнең музыка бүлеге укучылары катнашкан һәм җиңү яулаган.

Балаларның уңышлары педагогларны һәм аларның үзләрен генә түгел, ә байтак кына яңачишмәлеләрне дә сөендерә.

Ә нәтиҗәләр түбәндәгечә: 

Диләрә МИСБАХОВА «Патриотик җыр» номинациясендә III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган; 

Даниил БОЧКАРЕВ «Патриотик җыр» номинациясендә II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнгән;

Алина АДИЕВАга «Патриотик җыр» номинациясендә II дәрәҗә лауреат дипломы тапшырылган;

«Вокал» номинациясендә төп Диплом — Гран-При тантаналы рәвештә Анастасия ЕРАШОВАга бүләк ителгән.

БСМ педагогы Любовь МАЗМАНЯН Гран-Прига лаек булган укучыны әзерләгәне өчен фестиваль грамотасы белән бүләкләнгән. 

Җиңүчеләрне һәм аларның педагогларын югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев