Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Имтиханнар вакыты җитә

2023 елда Яңа Чишмә районында дәүләт йомгаклау аттестациясен (ДЙА) БДИ формасында 11 сыйныфны тәмамлаган 50 укучы һәм ОГЭ формасында 166 тугызынчы сыйныф укучысы тапшыра.

 

ДЙАның төп чоры 24 майдан 2 июльгә кадәр (резерв көннәрне исәпкә алып) узачак. БДИ һәм ОГЭ өчен имтихан үткәрү пункты (ИҮП) итеп Яңа Чишмә урта мәктәбе билгеләнгән.

ИҮП стационар металл эзләгеч белән җиһазландырылган, кабинетларда икешәр видеокүзәтү камерасы урнаштырылган: БДИда - онлайн режимда, ОГЭда - видеоязма режимында. Моннан тыш, ИҮПда сигнализация төймәсе, янгын күзәтчелеге пультына автомат сигнал бирү системасы, беренчел янгын сүндерү чаралары бар.

Имтиханнар вакытында чит кешеләрнең белем бирү учреждениесенә керүен чикләүче керү режимы көчәйтелгән, бары тик шәхесне раслаучы документ булганда имтиханны уздыру турында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгына кертелгән затлар гына керә ала.

Яңа Чишмә ЭЭБ имтихан уздыру пунктына якын территориядә җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итә, ә РҮХ медицина персоналының ИҮПда кизү торуны оештыра.

Имтихан үткәрү технологиясен, аппаратура һәм элемтә каналларының эшчәнлеген тикшерү, ИҮП хезмәткәрләрен укыту һәм имтихан үткәрү процедурасы белән танышу өчен уку елы дәвамында Россия һәм төбәк дәрәҗәсендәге 5 апробация чарасы үткәрелгән.

Шулай ук республика мәгариф сыйфатын мониторинглау үзәге тарафыннан бәйсез тикшерү, төп һәм сайланган фәннәр буенча БДИ нәтиҗәләрен тулы анализлау оештырылган.

ОГЭ һәм БДИ үткәрүнең ИҮП җитәкчесе, техник белгечләр, оештыручылар, ГЭК әгъзалары 2023 елда ГИА оештыру һәм үткәрү буенча укулар узган.

Ростелеком компаниясе белән видеокүзәтү аппаратурасын һәм элемтә каналларын урнаштыру һәм техник хезмәт күрсәтү турында килешү төзелгән. Челтәр компаниясе” Чистай электр челтәрләре оешмасы белән шулай ук ГИА үткәрү чорында өзлексез электр белән тәэмин итү турында килешү төзегән.

ИҮП барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән: медикаментлар, кәгазь, канцелярия кирәк-яраклары һәм техник чаралар. 27 апрельдә ТР мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек департаменты тарафыннан ИҮП искәрмәләрсез кабул ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев