Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Югары уку йортларына укырга керергә уйлыйсызмы — ГТО номативларын тапшыру турында онытмагыз

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәгълүмат.

Әгәр сез 2024 елда югары уку йортына укырга керергә ниятлисез икән, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» дигән ГТО нормативларын тапшыру турында алдан уйларга тырышыгыз. «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы билгесен алу өчен 16-17 яшьлек егет-кызларга VI дәрәҗә, ә 18 яшькә җитүчеләргә — VII дәрәҗә нормативларны үтәргә кирәк. Әлеге билгенең билгеле бер яшь категориясе кысаларында гына гамәлдә булуын исәпкә алырга кирәк. Әгәр сез билгеләнгән яшь чигеннән узгансыз икән, сезгә чираттагы дәрәҗә нормативларын үтәргә туры киләчәк. ГТО ВФСКның барлык нормативларын 2024 елның 31 мартына кадәр үтәргә мөмкин. 

Абитуриентлар ГТОның алтын аерымлык билгесе генә түгел, ә көмеш һәм бронза билгесе булган өчен дә БДИда өстәмә баллар алырга мөмкин. Шуны да онытмагыз: мәктәптә укуның соңгы елында гына үз яшь категориясе нормативларын үтәгән өчен бирелгән билге генә исәпкә алыначак. Сынауларның тулы исемлеге белән ГТО комплексының Бөтенроссия порталы сайтында танышырга мөмкин. 

Алтын, көмеш, бронза аерымлык билгесе һәм шул уңайдан бирелгән таныклык булу өчен өстәмә баллар санын ВУЗ үзе билгели. 

«ГТО» ВФСК нормативларын үтәр һәм спорт комплексының аерымлык билгесен алыр өчен Яңа Чишмә спорт мәктәбенә килегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев