Мәктәп тарихында үз эзләре
24 нче май көнне Зирекле лицеенда 11нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
Мәктәпне быел алты укучы тәмамлый: Камаев Камил, Кадыйров Шамил, Габетдинова Ләйсән, Әшрапова Мәрьям, Хәмәтвәлиев Таһир, Азадов Дҗәмшит. «Алтау гына булсалар да, алар мәктәптә генә түгел, район, республика чараларында, фән олимпиадаларында актив катнаштылар, зур үрләр яуладылар. Мәктәптәге бер генә чара да бу укучыларның кызыклы, матур чыгышларыннан башка узмады. Алар лицеебыз данын бер баскычка күтәрделәр, мәктәп тарихында үз эзләрен калдырдылар», - ди лицей укытучылары.
Бәйрәм котлауларга бай булды. Балаларга үзләренең үгет-нәсихәт сүзләрен укытучылар, әти-әниләр, оешма җитәкчеләре, шулай ук килгән кунаклар җиткерде. Бәйрәм чарасында Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Ринат Габетдинов, Зирекле авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Гайфетдинов, Ильяс хәзрәт Сөләйманов катнашты. Бик күп җылы һәм дулкынландыргыч сүзләр әйтелде, күп якты мизгелләр искә төшерелде.
Мәктәпне тәмам-лаучыларга башлангыч сыйныф укучылары биюләр, җырлар, шигырьләр һәм үгет-нәсихәтләрдән торган иҗади бәйләм бүләк иттеләр.
Чыгарылыш сыйныф укучылары 11 ел буе якты йөз белән каршы алган укытучыларына, мәктәптә эшләгән һәрбер кешегә бәхетле, аяз көннәр теләделәр, рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар. Алар өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымнарын күзәтеп, ялгышлардан саклаучы сыйныф җитәкчесенә - Изидә Хөснетдиновага – аеруча зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Шатлыклы да, моңсу да булган бу бәйрәм җылы матур теләкләргә, бүләкләргә, чәчәкләргә бай булды.
Ак юллар сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары, имтиханнарда да сынатмагыз! Кайда гына белем алсагыз да, нинди генә уңышларга, дәрәҗәләргә ирешсәгез дә, чишмә башыгызны – туган авылыгызны, мәктәбегезне, дусларыгызны, үзегезне тәрбияләп үстергән әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны онытмагыз! Аларның ышанычларын аклагыз. Хәерле юл сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев