Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәпләр һәм балалар бакчалары СВОдагы якташларыбызга ярдәм итә

Район мәгариф учреждениеләре «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясе кысаларында ярдәм күрсәтәләр.

Балалар бакчалары хезмәткәрләре Лисичанск халкына һәм СВОда катнашучылар өчен гуманитар йөк җыюда, «Солдатка хат», «Кайтырга вәгъдә ит», «Яклаучылар», «Солдатлар өчен өй токмачы» акцияләрендә, кергән табышны хәрбиләргә җибәрер өчен хәйрия ярминкәләрендә катнашалар, оекбашлар бәйлиләр, окоп шәмнәре ясыйлар. СВО зонасында булган авылдашларга даими рәвештә акчалата ярдәм күрсәтелә. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә СВОда катншучы якташларына һәм һәлак булган геройларга багышланган күчмә стендлар булдырылган.

Мәсәлән, Шахмай балалар бакчасы гуманитар йөк белән 60 кг бәрәңге, 9 кг чөгендер, 4 кг кишер җибәргән, һәр хезмәткәрдән акча җыеп, 8 пар йон оекбаш, кием, 4 кг бал, печенье, кәнфитләр, консервалар, бавырсак озаткан. 

Ленино балалар бакчасы коллективы тарафыннан бер көнлек хезмәт хакы тапшырылган, камыр ризыклары, җылы оекбашлар, трико, бияләйләр, свитерлар, термо-эчке киемнәр, тельняшкалар, башлыклар һәм яшелчәләр җибәрелгән.

Аш-су остасы Л. Г. Козлованың улы Алик Таһиров һәлак булган. Хезмәткәрләр һәлак булган хәрбинең гаиләсенә финанс ярдәме күрсәткәннәр.

Февральдә Әдәмсә балалар бакчасы хезмәткәрләре акча җыюны оештырып, продуктлар һәм шәхси гигиена әйберләре сатып алганнар. Августта «Хәрбиләргә тәм-томнар» акциясе уздырылган, анда бирегә йөрүче балаларның әти-әниләре дә актив катнашкан. 3 тартма тәм-том җыелган һәм волонтерлар белән СВО зонасына җибәрелгән.
Архангел балалар бакчасы хезмәткәрләре солдатларга әти-әниләрдән һәм балалардан посылка җибәргәннәр, Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыю вакытында 30 килограммнан артык яшелчә тапшырганнар.

Чаллы Башы балалар бакчасы хәрбиләр өчен җылы киемнәр һәм кирәк-яраклар җыюда катнашкан, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә алар сугышчылар өчен чәк-чәк пешергәннәр.
Черемухово балалар бакчасы коллективы 15000 сумнан артык акча җыеп тапшырган. Хезмәткәрләр 120дән артык повидлолы кабартма пешергәннәр, 10 консерва, 25 банка куертылган сөт, 10 кг карабодай, тәмәке, нәзек һәм җылы оекбашлар, шәхси гигиена әйберләре сатып алганнар.

Шулай ук алар 12 кг ысланган сало, 3 кг тозлы сало, 1 кг каз мае, 6 өч литрлы банка кайнатма, җылы чалбарлар тапшырганнар. Челтәрләр үрү өчен 6 капрон пәрдә биргәннәр. Лисичанск халкына тозланган яшелчәләр, карабодай җибәргәннәр.

Яңа Чишмәдәге «Золотой ключик» балалар бакчасы хәрбиләргә яшелчәләр, варенье, бал тапшырган. Балалар бакчасы тәрбиячесе Снежана Маланчева район волонтерлары белән даими рәвештә «коры душ», окоп шәмнәре ясый.

«Ландыш» балалар бакчасы биредә тәрбияләнүче балаларның «Игелекле йөрәкләр» волонтерлык акциясендә катнашуларын оештырган, «Без бергә! Үзебезнекеләргә ярдәм итик!» район акциясендә катнашкан. 22000 сумга свитерлар, башлыклар, оекбашлар сатып алганнар, кондитер әйберләре җибәргәннәр. Кыска вакытлы ялда булучы мобилизацияләнгән әтиләр өчен «Ватанны саклаучыларга — дан!» дип исемләнгән патриотик бәйрәм үткәргәннәр.

Екатерина балалар бакчасы азык-төлек җыелмалары белән 3 посылка җибәргән, пироглар белән посылка озаткан, сугышчы-авылдашларына посылкалар җыюда катнашканнар.
«Теремок» балалар бакчасы хезмәткәрләре акча җыйганнар, оекбашлар, свитерлар, шарфлар, башлыклар, варенье, яшелчәләр, макарон әйберләре җибәргәннәр. Гуманитар йөк белән бергә балалар ясаган рәсемнәрне дә куйганнар.

Красный Октябрь балалар бакчасы хезмәткәрләре азык-төлек җыелмалары, камыр ризыклары, 30шар кг бәрәңге һәм чөгендер, 15 кг кишер җибәргәннәр.

Бу исемлектә шулай ук Зирекле, Акбүре, Тубылгы Тау балалар бакчаларын да билгеләп үтәргә кирәк.

Мәктәпләр дә шулай ук СВОда катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюда катнаша, җылы әйберләр, азык-төлекләр, камыр ризыклары, кулдан басылган токмач, яшелчәләр, медикаментлар, шәхси гигиена чаралары җибәрәләр. Мәктәп коллективлары маскировка челтәрләре ясый, оекбашлар бәйли, Лисичанск халкы өчен акча, азык-төлек, китаплар җыю буенча акцияләрдә катнаша, мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итә. Алар СВОда катнашучы якташлар турында «Хәтерлибез!», «Горурланабыз!» дигән стендлар әзерлиләр, «Без бергә» дип аталган сыйныф сәгатьләре, «Мин — үз Ватанымның патриоты» дигән тәрбияви әңгәмәләр, «Махсус хәрби операция геройлары» дип исемләнгән батырлык дәресләре үткәрәләр. Барлык мәктәпләрдә дә биредә укып чыккан СВОда катнашучылар белән очрашулар оештырыла. Мәктәпләр тепловизорлар (Архангел мәктәбе), кер юу машинасы (Зирекле лицее), ярминкәдә яшелчә сатудан кергән акчаны (Яңа Чишмә башлангыч мәктәп-балалар бакчасы) һ.б. җибәрәләр. Кыска вакытлы ялдан кабат СВО зонасына китүче солдатларга азык-төлек тутырылган пакетлар җыялар, СВО зонасына мәктәптәге УАЗ машинасын озаталар (Красный Октябрь мәктәбе).

Моннан тыш, «Солдатка посылка», «Котлау открыткасы», «Игелек талисманы», «Окоп шәме», «Әни пироглары», «Яклаучылар», «Җиңү белән кайт» акцияләрендә, «Балалар планетадагы тынычлык өчен» рәсем конкурсларында катнашалар. Мәктәп укучыларының кыска вакытлы ялда булган СВО хәрбиләре белән очрашуларын оештыралар, хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итәләр. Акча җыеп, бер көнлек хезмәт хакын СВО сугышчыларының ярдәм фондына күчерәләр. Мәктәп укучылары хәзергесе вакытта махсус операциядә катнашучыларның барысына да җылы хатлар язалар. Яшьармиячеләр һәлак булган солдат-якташларының каберләрен карыйлар. Волонтерлар «Игелекле эшләр» акциясендә актив катнашалар, «коры душ» ясыйлар.
Әдәмсә мәктәбе автомобиль сатып алу өчен акча җыйган. Мәктәп бинасында СВОда һәлак булган чыгарылыш сыйныф укучысы И. Д. Ярашевка, Архангел мәктәбеннән — Михаил Барсуковка мемориаль такталар ачылган.

1 сентябрьдә Черемухово мәктәбендә биредә укыган Данила Малолетков истәлегенә мемориаль такта ачуга багышланган митинг узган иде. Шушы авыл егете Виталий Трунов истәлегенә дә мемориаль такта ачылган.

12 ноябрьдә Тубылгы Тау мәктәбендә Ватаныбызны саклаучыларга, ягъни мобилизацияләнгән авыл кешеләренә җылылык һәм кайгырту бүләк итү өчен «Игелек бүләк ит» дигән хәйрия ярминкәсе уздырылган. Ярминкәдән кергән акчага аларга свитерлар сатып алганнар, ә 19 ноябрьдә егетләр янында булып, мәктәп укучыларыннан хатлар тапшырганнар.

12 сентябрьдә ТР Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты вәкиле Рузанна Храмова белән безнең хәрбиләр өчен коры душ ясау буенча мастер-класс үткәргәннәр. 26 октябрьдә мәктәп яшьармиячеләре СВО зонасында һәлак булган Алик Таһировның кызына «Геройлар гаиләләре» Бөтенроссия патриотик акциясе кысаларында бүләкләр тапшырганнар. Мәктәп укытучылары Телеграм-каналдагы «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән төркемдә сугышчыларга ярдәм итәләр. Ленино мәктәбендә, югарыда санап үтелгәннәрдән тыш, Алик Таһиров истәлегенә мемориаль такта ачканнар, СВОда катнашучылар өчен мобиль мунча төзүдә ярдәм күрсәткәннәр, «Геройларга тиң бул» акциясендә катнашканнар, «Бар шундый һөнәр — Ватанны саклаучылар» дигән инша конкурсы оештырганнар. Болар барысы да кыскача һәм гомумиләштерелгән мәгълүмат, чынлыкта башкарылган эшләр күләмен санап чыгу өчен бер газета да җитмәс кебек. Барлык мәгариф учреждениеләре дә бу игелекле эшләргә кушылганнар һәм егетләребезгә ярдәм итәр өчен мөмкин булганның барысын да һәм, хәтта, мөмкин булмаганны да эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев