Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Надежда Попкова «Үз һөнәрендә һәркем - укытучы һәм остаз»

Районда РФда укытучы һәм остаз елына һәм ТРда милли мәдәниятләр елына старт бирелде

Район мәдәният йортында үткән ачу тантанасына мәгариф учреждениеләре педагоглары һәм мәдәният хезмәткәрләре чакырылган иде.
2023 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Ел миссиясе - педагогик хезмәткәрләрнең, шул исәптән остазлык эшчәнлеген башкаручыларның аерым статусын тану. Педагог һәм остаз елындагы чаралар укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлдереләчәк.
Башта сәхнәдә район мәктәпләре, спорт мәктәбе, балалар иҗаты үзәге, балалар сәнгать мәктәбе, авыл клубларының иҗат берләшмәләре вәкилләре парады узды.
Аннан соң экранда укытучы һәм остаз елы уңаеннан РФ мәгариф министры Сергей Кравцовның видеомөрәҗәгате күрсәтелде.

- Бу ел нәкъ менә сезгә багышланган, без хезмәтегез шатлык китерсен, талантлы, җаваплы,

максатчан яшьләрне тәрбияләү эше яхшы барсын өчен сезгә һәрьяклап ярдәм итәчәкбез, диде ул. - Быел, бөек педагог Константин Дмитриевич Ушинский тууына 200 ел тулган елны - безне вакыйгаларга бай программа көтә. Ел дәвамында төрле смотрлар һәм форумнар булып узачак. Бу - остазлар фестивале дә, сыйныф җитәкчеләренең бөтенроссия форумы да, традицион «Укытучылар атналыгы» һәм яраткан укытучыларыбызның педагогик династияләре, һөнәри осталыклары турында сөйләргә ярдәм иткән тагын күп кенә инициативалар. Төрле тематик чаралар үткәреп, без илнең барлык педагогик берләшмәсен колачлап алырга телибез - ә бу бит миллионнан артык укытучы һәм остаз. Барыгызны да анда катнашырга чакырам. Регионнар, профильле ведомстволар башлыклары да шулай ук педагог һәм остаз елын бәйрәм итүгә үз өлешләрен кертерләр, дип ышанам. Без аны бергәләп актив, эчтәлекле һәм безнең киләчәк эшебез өчен файдалы итеп үткәрәчәкбез, - дип ассызыклады министр.
Барысын да сәхнәдән сәламләп, район башлыгы урынбасары Надежда Попкова болай диде:


- Үз һөнәрендә һәркем үзенчә укытучы һәм остаз булып тора. Бу педагог һөнәренең әһәмиятле һәм бик тә кирәк булуын тагын бер кат раслый. Укытучы һәм остаз булу бик җаваплы эш. Бу - үз йөрәгеңнең, белемеңнең бер өлешен үз шәкертләреңә бүләк итү, аларны үзеңнең дөньяга карашың белән таныштыру; аларда сәләт ачыклау һәм шушы сәләтне зур максатлар белән берләштереп, моңа дөрес юнәлеш бирә белүне аңлата…
Сәхнәдән кунакларны аларның укучылары котлады. Алар тантана тематикасына багышланган җырлар башкардылар, биюләр һәм миниатюралар тәкъдим иттеләр. Тамашачылар яшь талантларны җылы алкышларга күмделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев