Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Республика конкурсында җиңүче

Тубылгы Тау мәктәбе укучысы Әдилә Әбдрәфыйкова «Мин - мәктәп укучысы» сервисындагы мобиль кушымтада үткәрелгән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча республика конкурсында җиңүче булган.

Бүләкне аңа Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм ЮТҺ нәтиҗәләренең авырлыгын киметү чараларына багышланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында шәхсән үзе тапшырган. «Конкурста 17 меңнән артык бала катнашты! Алар барысы да мобиль кушымтада интерактив сериалны караганнар, ә Татарстаннан 300дән артык катнашучы үз роликларын төшереп, анда кушымтада урнаштырылган ЮХИгә кагылышлы мөһим мәсьәләләрне яктырттылар», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.  
Котлыйбыз, Әдилә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев