Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Россия бөркетләре» сафына алыну

Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе — балалар бакчасында 2-4 сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре» сафына керү тантанасы булган, бу Россиядәге «Беренчеләр хәрәкәте»нең беренче баскычы булып тора.

Булачак Бөркетләр "Бөркет турында«гы легенданы тыңлаганнар. Ант әйткәннәр, аннан соң Бөркет түгәрәкләренә җыелганнар. Аларга бүләкләр һәм значоклар өләшкәннәр. Чирмешән районында «ЮХИ» ДБУ профилактика бүлеге начальнигы Алина Филиппова һәм Яңа Чишмә районында ЮХИ пропагандасы буенча инспектор Алексей Кадымов балаларны «Россия бөркетләре» сафына алынулары белән котлаганнар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллануның мәҗбүри булуы хакында искәрткәннәр, укучыларга белешмәлекләр һәм яктылык кайтаручы элементлар таратканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев