Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Шахмай авылы балалар бакчасында музыкаль чара узды

Шахмай авылы «Ромашка» балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Йөрәкләребездә Тукай» исемле әдәби - музыкаль чара уздырылды. Бәйрәмгә Шахмай урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары чакырылды.

Бәйрәм бердәмлек һәм туган телгә мәхәббәт символына әверелгән "Туган тел" җыры белән башланып китте. Балалар бөек шагыйрьнең иҗаты һәм биографиясе белән таныштылар. Өлкән һәм әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк" әсәрләре буенча күренешләр күрсәттеләр.
Әкият герое Шүрәле бәйрәм кунагы булды.
Балалар уеннар уйнадылар, табышмакларга җаваплар әйтеләр. Мондый чаралар үсеп килүче буынны иҗат белән таныштырып кына калмыйча, туган телгә, гореф-гадәтләргә, тарихка мәхәббәт тәрбияли. Габдулла Тукай шигырьләре, әкиятләре белән киләчәк буыннар хәтерендә яшәвен дәвам итә.
Әти-әниләр балалары белән бергә Габдулла Тукай иҗатына багышланган кул эшләре ясап килгән иделәр. Башлангыч сыйныф укытучылары күргәзмәне карап урыннар билгеләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев