Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Соңгы кыңгырау гимназиянең 70 укучысы өчен чыңлады

Язмабыз бу бәйрәмнең Яңа Чишмә гимназиясендә ничек узуы турында.

Кыңгырау чыңлады. Ләкин алар әле китмиләр: аларга БДИны тапшыру өчен ныклап әзерләнәсе бар, ә бүген исә аларның йөрәкләре шатлык һәм бераз моңсулык белән тулган.

23 майда Яңа Чишмә гимназиясе ишегалдында иртәдән үк шау-шулы һәм бик матур иде. Әнә, көчле алкышлар астында бүгенге чараның сәбәпчеләре - 2023 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары җыелучылар алдына чыктылар. Менә алар - барлыгы 70 кеше, шуларның 21е - 11 сыйныфтан соң, 49ы - тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар.

Әгәр дә тугызынчы сыйныф укучыларына 2 ел мәктәп укучысы булырга, бала чакларын озайтырга мөмкинлек бирелә икән, унберенче сыйныф укучыларына исә мондый мөмкинлек юк шул, шуңа күрә аларның елмаюлары моңсу, ә кызларның күзләрендә яшь бөртекләре сизелә...

Егетләр дә яшермиләр: «Без әлегә еламыйбыз, ләкин сезгә чын күңелдән әйтәбез, кадерле укытучыларыбыз, без сезне бик яратабыз, чөнки сез безне яраттыгыз - без тынгысыз, кайвакыт шук та булдык. Ә хәзер без башка, без үстек, үзгәрдек - монда сезнең хезмәтегез. Барысы өчен дә Сезгә зур рәхмәт!».

Чыгарылыш сыйныф укучыларын район хакимияте исеменнән Луиза Исхакова, ата-аналардан Эдуард Хираҗев, Ольга Иванова, ... Мусин гимназия коллективына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Истәлекле бүләкләр, чәчәкләр, шарлар -  бәйрәмнең барлык элементлары бу чарада бар иде. Әмма чыгарылыш укучыларының матур биюләре, Влада Исаева тарафыннан бик оста башкарылган финал җыры иң кызыклысы булды.

11 нче А һәм 11 нче Б сыйныфын тәмамлаучылар бер сафта тордылар, алар бердәм дус сыйныф кебек иде. Һәм бу аларның сыйныф җитәкчесе Сиринә Нәбиулла кызы Шакирҗанова һәм Ольга Викторовна Клюшкинаның тырышлыгы.

«Аларның мәктәп укучыларын тәрбияләү һәм өйрәтү максатлары бертөрле, хәтта тышкы яктан да алар ничектер бер-берсенә охшаш, әмма, шул ук вакытта, холыклары буенча бөтенләй башка. Һәм тәрбия процессында алар бер-берсен менә дигән итеп тулыландыралар. Шуңа күрә аларның сыйныфлары мәктәптә укыган еллар дәвамында бик дус», - диде гимназиядә педагог- оештыручы Гүзәл Сабирҗанова.

 

Лариса Федорова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев