Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Татар халкының мәдәни мирасына һәм традицияләренә тәрбия бирү

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинарыннан

15 ноябрьдә Шахмай урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында "Яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү  темасы буенча татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары узган.

Семинарда катнашучылар "Татар халкының мәдәни мирасы" күргәзмәсе белән танышканнар, 7 нче сыйныфта "Тавышлар һәм хәрефләр дөньясында" дип аталган дәрес - проектны караганнар. Дәресне югары квалификация категорияле укытучы Кадрия Гыйльманова үткәргән.

Ә югары квалификация категорияле укытучы Г.Р. Галләмова укучылар белән әдәби - музыкаль композиция әзерләгән. Семинар барышында "Мәктәп сәхнәсе" мәктәп театры чыгыш ясаган.

Семинарда катнашучылар әлеге чараның югары дәрәҗәдә үткәрелүен билгеләп үткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев