Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тылсымлы конструкторлар: Яңа Чишмә районы тәрбиячеләре бер фикердә

Район семинар-практикумыннан

Октябрь ахырында районның мәктәпкәчә учреждениеләре тәрбиячеләре өчен район семинар-практикумы узган. «LEGO-конструкторлары белән эш итү ярдәмендә балалар техник иҗатын үстерүне тәэмин итү үсешенең заманча оптималь моделен тормышка ашыру» дигән семинарның темасы — хәзерге вакытта актуаль. 

«Балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен ЛЕГО конструкторы төрле эшчәнлек төрләрен һәм мәгариф өлкәләрен интеграцияләүне тәэмин итүдә ярдәм итүче искиткеч чараларның берсе булып тора», — ди Яңа Чишмә «Ландыш» балалар бакчасының укытучы-логопеды Илсөяр Колесникова. 

Ул аны өлкән төркемдәге тәрбияләнүчеләр белән сөйләмне төзәтү дәресләрендә куллануын уңышлы тәкъдим иткән, моны ул Яңа Чишмә «Ландыш» балалар бакчасы базасында үткән район семинарында да күрсәткән. 

«Сенсор — мотор күнекмәләре түбән сыйфатта булган баланы аңлаешлы итеп сөйләшүгә өйрәтү мөмкин түгел, ә конструкторның вак детальләре белән уеннар әлеге күнекмәләрне камилләштерергә ярдәм итә», — дип нәтиҗә ясган Илсөяр Колесникова. «Тылсымлы» конструкторларның балаларда мөстәкыйльлек, тырышлык, иҗади фантазия, командада эшләү осталыгын үстерергә ярдәм итү турындагы И. Колесникованың фикерен Яңа Чишмә районының барлык балалар бакчаларыннан килеп, чарада катнашучы егерме хезмәттәше дә хуплаган. 
Тәрбияче Наталья Совкова әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар белән заманча LEGO — конструкторларны кулланып, ачык интеграцияләнгән дәрес күрсәткән. Робототехника буенча «Фантазерлар» түгәрәге җитәкчесе Венера Залакова хезмәттәшләре белән LEGO VEDO — 2 программасы буенча биш ел дәвамында шөгыльләнгән балаларның уңышларын күрсәткән, төрле робот-машиналар ясау һәм аларны хәрәкәтләндерү буенча мастер-класс үткәргән. Тубылгы Тауның «Тургай» балалар бакчасы тәрбиячеләре — Эльвира Әбүнәгыймова һәм Фәридә Кәримовалар «Лего-конструкторлары баланың иҗади үсешен тәэмин итүче ысулларның берсе» дигән презентация тәкъдим иткәннәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән бу юнәлештә эшләүнең инновацион алымнары белән Яңа Чишмәдәге «Теремок» балалар бакчасы тәрбиячесе Вера Дәүләтгәрәева, Лениноның «Ләйсән» балалар бакчасыннан Наталья Назарова һәм башка күп кенә мәктәпкәчә белем бирү педагоглары да уртаклашкан. Мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Ләйсән Әхмәтшина семинар кысаларында хезмәттәшләре белән эшлекле уен оештырган һәм «Мин — тәрбияче!» видеороликлар конкурсына нәтиҗә ясап, барлык катнашучыларны да истәлекле бүләкләр белән бүләкләгән. Күп кенә мәктәпкәчә белем бирү педагоглары район мәгариф системасына зур өлеш керткәннәре өчен мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина исеменнән грамоталар белән билгеләнгәннәр. Семинар кунаклары «Ландыш» балалар бакчасы педагоглары оештырган «LEGO-ЦЕХ: детальдән алып шедеврга кадәр» дип аталган күргәзмәдә булганнар һәм түгәрәк өстәл артында аралашканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев