Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укучыларның кызу урак өсте

Яңа Чишмә районындагы чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ һәм ТДИ тапшыралар.

Кайбер имтиханнар соңгы кыңгырау көненнән алданрак башланды. 23 майда унберенче сыйныф укучылары әдәбият, география һәм химия тапшыру өчен Аксубайга - имтиханнар уздыру пунктына барганнар.

21 һәм 22 майда 5 тугызынчы сыйныф укучысы Чистайда инглиз телен, ә 23 майда Яңа Чишмә урта мәктәбе базасында 16 кеше туган (татар) теленнән имтихан тапшырган.
28 майда 11 сыйныфны тәмамлаучы 46 укучы рус теле буенча имтихан биргән, 31 майда математика буенча БДИ булган (профильле һәм база), 4 июньдә 16 кеше физика һәм җәмгыять белеме буенча БДИ тапшырган.

Тугызынчы сыйныф укучылары калган ТДИны Яңа Чишмә урта мәктәбе базасында тапшыра. 27 майда биология (20 укучы), информатика (29), җәмгыять белеме (67), химия (5) буенча имтиханнар узган. Бу фәннәрне укучылар үзләре сайлаган. 

27 майда сайланган ике фән буенча ТДИның берсен тапшыра алмаган укучылар моны 30 майда эшләгән яки 10 һәм 14 июньдә тапшыра алачак.  30 майда 129 укучы география, 6сы - физика һәм 11е - химияне тапшырган; 10 июньдә 24се информатика, 14 июньдә 12 укучы физика, биология һәм химия буенча ТДИны бирәчәк.  

Рус теле һәм математика буенча ТДИ 3 һәм 6 июньдә уза, бу ике мәҗбүри фәнне 174 укучы тапшыра. 

ТДИ һәм БДИ нәтиҗәләре аларны үткәргәннән соң ике атна узгач билгеле була. 

Укучыларның имтиханнарны уңышлы тапшыруларын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев