Хәерле юл, чыгарылыш сыйныф укучылары!
Чыгарылыш кичәсе – гомергә истә калырлык бәйрәм
28 июньдә Яңа Чишмәдә район яшьләре тормышында мәктәп сәхифәсенең якты финалы - көтеп алынган чыгарылыш кичәсе булды. Район мәдәният йортында 2025 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылары һәм мәртәбәле кунаклар бергәләп әлеге мөһим вакыйганы бәйрәм итү өчен җыелды.
Кичәнең тантаналы өлешен бүләкләр тапшыру белән ачып җибәрделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Егор Тарнавский укуда яхшы нәтиҗәләр күрсәткән һәм БДИны уңышлы тапшырган отличникларга алтын һәм көмеш медальләр тапшырды. Аларның тырышлыгы һәм хезмәт сөючәнлеге лаеклы бәяләнде.
Мәктәпне тәмамлау-чыларның әти-әниләре дә игътибарсыз калмады, алар үрнәк балалар тәрбияләүләре өчен рәхмәт хатлары алдылар. Калган унберенче сыйныф укучылары шулай ук тормышларындагы мөһим этапның тәмамлануын символлаштыручы урта белем турында аттестатлар алдылар.
Һәр мәктәп үзенең чыгарылыш укучыларын сыйныф җитәкчеләре белән бергә таныштырды, алар күп еллар дәвамында белемгә алып бардылар, кирәк чакта ярдәм иттеләр һәм илһамландырдылар.
Мәктәпне тәмамлаучыларга җылы теләкләр белән район башкарма комитеты җитәкчесе Егор Тарнавский мөрәҗәгать итте, ул тормыш юлын сайлауның һәм үз көчеңә ышануның мөһимлеген ассызыклады, мәгариф бүлеге башлыгы Анна Бутина яшьләрнең үз максатларына кыю баруларын теләде. Әти-әниләр исеменнән Светлана Феоктистова һәм Айрат Хәмәтвәлиев хәер-фатиха бирделәр.
Татарстан Республикасы Рәисенең чыгарылыш укучыларына мөрәҗәгатен Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин укыды. Анда республика җитәкчесе чыгарылыш сыйныф укучыларын актив булырга, максатка омтылырга һәм үз тамырларын һәрвакыт истә тотарга өнди.
Чыгарылыш сыйныф укучылары, иҗади сәләт-ләрен күрсәтеп, матур бию күрсәттеләр. Элегант хәрә-кәтләр, балкып торган елмаюлар һәм эчкерсез хисләр бәйрәмнең кабатланмас атмосферасын тудырды.
Рәсми өлештән соң барысы да мәйданга чыкты һәм традицион фотосессияләр башланды. Чыгарылыш сыйныф укучылары, мәктәп еллары һәм чыгарылыш балы турында истәлекләрен саклап калу өчен, үзләрен шул дулкынландыргыч һәм шатлыклы мизгелдә гәүдәләндерделәр.
Кичәнең кульминациясе район үзәгенең төп урамы буйлап бару булды. Бәйрәм процессиясен дулкынландыргыч момент ачты – укучылар күккә тынычлык, чисталык һәм киләчәккә якты өметләрне символлаштырган күгәрченнәрне очырдылар.
Яңа Чишмәдә яшәүчеләрнең алкышлары астында мәктәпне тәмамлаучылар район мәдәният йорты бинасыннан Мәдәният һәм ял паркына кадәр бардылар. Бу яшьләр – булачак лидерлар, новаторлар һәм иҗатчылар, алар кулында – иртәгәге көн ачкычлары. Аларның йөрәкләрендә – дөньяны яхшы якка үзгәртергә омтылу, ә багажларында – белем, күнекмәләр һәм үз көчләренә ышаныч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев