Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яңа Чишмә районы мәктәпләрен тәмамлаучылар дәүләт имтиханнарын тапшыра

Яңа Чишмә район мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен кызу чор дәвам итә - дәүләт имтиханнары бара.

Бердәм дәүләт имтиханнарын (БДИ) 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 52 укучының барысы да тапшыра.
26 майда 10 укучы химия, 3 укучы рус әдәбиятын тапшырган. Имтиханнар Аксубай мәктәбендә үткән.
30 май көнне барлык 52 укучы да Яңа Чишмә урта мәктәбендә рус телен тапшырган. Тәртип бозулар булмаган.
2 июньдә математиканың профиль дәрәҗәсен - 24 укучы, 3 июньдә математиканың база дәрәҗәсен - 27 укучы тапшырган. Имтиханнар Яңа Чишмәдә узган.
11 сыйныфны тәмамлаучыларның алда тагын 5 имтихан бирәсе бар.
16 майда 9 сыйныфны тәмамлаучыларның туган тел (татар теле) буенча имтихан булган. Аны 12 укучы тапшырган, шуларның икесе «5»-ле, җидесе - «4»-ле, өчесе «3»-ле билгеләре алган.
23 майда математика буенча имтихан үткәрелгән. Имтиханны барлыгы 124 укучы биргән. 12 укучы аны - «5»ле,» 74 кеше -«4»ле, 30 кеше - «3»ле, 6 кеше - «2»легә тапшырган (июль башында аларның имтиханны яңадан бирү мөмкинлеге булачак).
27 майда җәмгыять белеме, 1 июньдә - физика, химия, биология һәм тарих буенча имтиханнар узган, ә 7 июньдә барлык 124 укучы өчен дә рус теле буенча имтихан үткәрелгән.
Соңгы БДИ - 22 июньдә (география).
Чыгарылыш сыйныф укучыларына барлык имтиханнарны да уңышлы тапшыруларын телик!
16 майдан 22 июньгә кадәр имтихан үткәрү пунктында (ИҮП) «Таттелеком Челтәр компаниясе» хезмәткәрләре кизү тора. Алар Интернет эшендә өзеклекләр һәм җиһазлар белән җитешсезлекләр булган очракта, әлеге мәсьәләләрне урында хәл итә. Шулай ук ИҮП территориясендә ЧЭС һәм полиция хезмәткәрләре, шәфкать туташы кизү тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев