Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яңа Чишмәдә яшь педагоглар семинары булып узган

Кичә Яңа Чишмә урта мәктәбендә районның яшь укытучылары семинары булып узган.

Семинарда Яңа Чишмә урта мәктәбенең тәҗрибәле укытучылары - Г. Л. Павлова, А. Г. Корнилов, Н. В.Шолгина, Л. В. Логиновалар да ачык дәресләр биргәннәр.
Яңа Чишмә урта мәктәбе укытучылары - К.З. Салихов, Л. И. Реброва, А. Е. Соловьева, Т. Х Сабитова һәм Черемухово урта мәктәбе укытучысы, «Ел укытучысы» республика конкурсы лауреаты Ольга Сергеевна Горбуновалар яшь педагогларга мастер-класслар күрсәткәннәр.
Яшь педагоглар үз эшләрендә куллана алырлык бик күп кызыклы алымнар туплаганнар.  Алар мәктәп администрациясенә, укытучыларга һәм барлык персоналга да семинарны югары дәрәҗәдә оештырулары һәм үткәрүләре өчен рәхмәт белдергәннәр.
«Әлеге чара безнең өчен яңа үрләргә омтылырга көч бирде», - диләр семинарда катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев