Зирекле лицеенда агрокласслар ачылды
Зирекле лицеенда 7-11 сыйныф укучылары өчен агротехнология сыйныфлары ачылды.
Агроклассны ачу тантанасында район, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан аграр университеты һәм «Чистай» агрохолдингы җитәкчеләре катнашты.
Район җитәкчесе Егор Тарнавский бу вакыйганың районның киләчәге өчен әһәмиятле булуын, бу агросәнәгать комплексын үстерүдә мөһим адым икәнлеген билгеләп үтте. Бу сыйныфлар хуҗалыкларыбыз өчен кадрлар әзерләүдә ярдәм итәчәк, яшьләргә сыйфатлы белем алырга һәм туган җирләрендә эшләргә ярдәм итәчәк.
Технологик сыйныфларда укучылар биология, физика, химия һәм математиканы тирәнтен өйрәнәчәкләр, шулай ук агротехнологияләр буенча өстәмә курсларда шөгыльләнәчәкләр. Укыту мәктәп, эш бирүчеләр, урта һөнәри белем һәм югары уку йорты хезмәттәшлегенә корыла. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов билгеләп үткәнчә, республикада агротехнологик класслар булдыру «АПКда кадрлар» федераль проекты, «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Максат – мәктәпләр, югары уку йортлары, көллиятләр һәм эш бирүчеләрнең үзара хезмәттәшлеге исәбенә агросәнәгать комплексы өчен кадрларны өзлексез әзерләү системасын формалаштыру.
«Чистай» агрохолдингы генераль директоры Наил Залаков ассызыклаганча, компания мәгарифкә ярдәм итүнең киләчәккә инвестиция булуын аңлап эш итә. «Без квалификацияле белгечләрдән башка заманча авыл хуҗалыгын үстерү мөмкин түгеллеген аңлыйбыз. Шуңа күрә балаларыбыз барлык кирәкле белем һәм күнекмәләргә ия булсын өчен шундый проектларга ярдәм итәргә әзер», - дип билгеләде ул.
Зирекле лицеенда агротехнология сыйныфлары булдыруга педагоглар да бик шат. Лицей директоры Айрат Хәмәтвәлиев «Чистай» холдингы акчаларына сыйныфларга капиталь ремонт ясалуын, алар кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылуын билгеләп үтте. Балалар генетика һәм үсемлекләр селекциясе, гөмбә һәм микро яшелчәләр үстерү белән ел буена шөгыльләнәчәк. Холдингта физика, математика, химия һәм биология укытучыларына стимул бирүче түләүләр дә каралган, алар аграр университетта квалификация күтәрү курсларын узган, ә чыгарылыш укучылары өчен агровузга кергәндә өстәмә бонус баллары өстәләчәк. «Безнең лицей КДАУ, Чистай совхоз-техникумы, «Чистай» агрохолдингы белән дүрт яклы килешү төзеде», - диде директор.
Лицей укытучылары яңа җиһазлар алуга аеруча шат. Монда интерактив такталар да, компьютерларга тоташтырылган микроскоплар да, чыгым материаллары да, һәм башка бик күп нәрсәләр сатып алынган.
«Мондый җиһазлар белән эшләргә күптән хыялланган идем, укучыларга дәрес темаларын аңлаешлы итеп җиткерү җиңелрәк булачак, аларның кызыксынучанлыгы һәм белемгә омтылышы артачак», - дип билгеләп үтте биология укытучысы Фәридә Вәгыйзова.
Ә лицей укучылары үзләре укуга уңайлы шартлар тудырулары, аларның киләчәгенә керткән өлешләре, практика узу һәм эшкә урнашу өчен мөһим белемнәр туплау мөмкинлеге бирүләре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Фәридә Вәгыйзова биология кабинетының яңа җиһазлануына бик шат. Азат Мусин фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев