Балалар үз белемнәрен күрсәттеләр
Соңгы ике елда мәчетләребезнең эше сизелерлек җанланды, 7 мәчеттә (барлыгы 11) якшәмбе мәктәпләре эшләп килә, анда балаларга һәм олыларга ислам дине нигезләре буенча дәресләр бирелә, гарәп теле өйрәтелә, Коръән дә өйрәнәләр. Бу эштә районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрәповның хезмәте зур. Азат МУСИН
8 гыйнвар көнне Акбүре авылындагы "Нургаяз" мәчетенә татар авылларында якшәмбе мәктәпләрендә укучы 40 лап бала җыелган иде. Район мөхтәсибәте аларга укуга йомгак ясап, нәтиҗәләрне ачыклау өчен имтихан оештырды. Балалар сәнгатьле һәм дөрес итеп Коръән сүрәләре һәм аятьләр укып күрсәттеләр, ислам дине нигезләре буенча тест үттеләр, викториналарда, уеннарда катнаштылар. Күбесе жюри алдында үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, жюрида исә Яңа Чишмә, Зирекле һәм Акбүре мәчетләре имам-хатыйблары иде.
Мәчеттә ярышлар башланганчы мәчетне төп төзүче һәм меценат Нургаяз Залаков имам-хатыйблар һәм дин сабагын укытучылар адресына рәхмәт белдерде. "Мин елдан-ел дин белемнәрен үзләштерергә тартылучы балалар санының артуына сөенәм, дин сабаклары аларны игелекле булырга, чисталыкка, тәртипкә өйрәтә. Димәк, балаларыбыз үзләренә лаеклы шөгыль тапканнар, урам буенда юкны бушка аударып йөрмиләр" - дип билгеләп үтте ул һәм Акбүре мәчетенә йөрүче балаларга түбәтәйләр һәм намазлыклар өләште, ә аларның укытучысы - Салисә Мотыйгуллинага истәлекле бүләк тапшырды.
Өч сәгатькә сузылган ярышлардан соң җиңүчеләрне билгеләделәр. Барлык төр чыгыш нәтиҗәләре буенча Яңа Чишмә мәчетенә йөрүче Айгөл Галиуллина иң яхшысы дип танылды, моңлы итеп азан әйтүче - Рәшит Миръякупов (Шахмай) булды, Зирекледән Рәсим Гайфетдинов - икенче, район үзәгеннән Илшат Сабиров - өченче урында (алар әлеге рәсемдә сулдан уңга). Кызлар арасында мондыйрак уен булды - дөрес итеп курчакны биләүгә төрү, аңа мөселман исеме кушу, матур итеп бәхет һәм иминлек теләү. Әлеге бирем- уенны Тубылгы Таудан Динә Хәлиуллина барыннан да остарак башкарды, Акбүредән Ландыш Шәйдуллина - икенче, район үзәгеннән Алинә Кыямова - өченче урында (рәсемдә сулдан уңга).
Районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрәпов балаларның барысына да (җиңүчеләргә генә түгел) район мөхтәсибәте акчасына сатып алынган истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар тапшырды, аларга киләчәктә дә уңышлар теләде һәм мондый очрашу - ярышлар даими үткәрелеп торачак, диде. Өйлә намазыннан соң "Нургаяз" мәчетендә барлык җыелучыларны да төшке аш көтә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев