Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

“Матурлык туган җирдә“

26 июль көнне Шахмай авылы мәдәният йортында Мәскәүдә яшәп иҗат итүче рәссам, авылдашыбыз Вахит Баһаветдинов белән "Матурлык туган җирдә" дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуның максаты - үз җиребез талантларын барлау һәм халыкка күрсәтү.

Вахит Баһаветдинов - күренекле рәссам. Аның картиналары Мәскәү күргәзмәләренә куела, ул Рәсәйнең иң сәләтле рәссамнары каталогында урын алган шәхес. Рәссамның иҗатында төп урынны пейзаж алып тора. Утыздан артык картинасында туган як табигате сурәтләнгән: "Салкын кич", "Бака күле", "Туган яклар", "Тиз яңгыр", "Күрше апаның йорты" һәм башкалар. Фойеда Вахит Баһаветдинов картиналарыннан күргәзмә оештырылды. Күргәзмәне картиналарны чигеп иҗат итүче тормыш иптәше Рифа ханымның кул эшләре дә тулыландырды.
Кичәне "Шушы җирдән, шушы туфрактан без" җыры белән Илназ Шәйхетдинов ачып җибәрде. Шахмай авыл җирлеге башлыгы Ринат Хәсәнов рәссамга җылы теләкләрен белдереп, истәлекле бүләк тапшырды. Зирекле музее директоры Мидхәт ага Газыймов, Шахмай авылы ветераннар советы рәисе Әсхат ага Шәрипов китаплар бүләк иттеләр, рәссамның туган як табигатен чагылдырган картиналарын югары бәяләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев