Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

“Саумы, авылым!“

Һәркемнең күңеленә үз туган ягы, туган авылы бик якын, туган авылыннан читтә яшәүчеләр өчен бигрәк тә. Еллар үткән саен, сагыну хисләре көчәеп, күңелләр очрашу мизгелләре көтә. Шул уңайдан Чертуш авылында, инде традициягә кергән, өченче мәртәбә "Авыл көне" үткәрелде.

Быел да ул Чертуш мәдәният йортында"Саумы, авылым!" дигән концерт программасы белән башланып китте. Тантаналы өлештә читтә яшәүче авылдашларны шушы бәйрәм белән котлап, якын көннәрдә генә җаваплы эшкә - Шахмай авыл җирлеге Советына җитәкче итеп билгеләнгән безнең авылның мөхтәрәм кешесе Ринат Хәсәнов чыгыш ясады. Чыгышында ул авылдашларга изге теләкләрен җиткереп, читтә яшәүче авылдашларга да авылны үстерүдә үз өлешләрен кертү мөмкинлеге булуын әйтеп узды. Әлеге уңайдан Чертуш авылының иң актив кешеләрен билгеләп үтеп, бүләкләр дә тапшырды. Алар: Җәүдәт Гыйльметдинов, Рамилә Минабетдинова һәм Фәтхетдинова Гөлфия апалар.
Авыл халкы исә, үз чиратында, яңа җитәкчегә зур ышаныч - өметләр баглап, котлап, гөрләтеп кул чапты.
Читтә яшәүче авылдашларга багышланган кичәне һәр елны көтеп алам.Ял иттерә алырлык сценарий төзеп, алар каршында чыгыш ясау - үзе бер куаныч. Аларның һәрберсе шушы кичәдә үзенең туган нигезен, балачак сукмакларын, яшьлеген, якыннарын искә алып утыра, һәрберсенең күзендә сагыну яше...
Концертта тумышы белән безнең авылдан булган хөрмәтле Флюр абый Гыйльметдинов, Асия апа Раузетдинова, яшь җырчы Наилә Баһаветдинова үзләренең моңлы җырларын бүләк иттеләр. Шулай ук Хамис Мөхәммәдиевка, Ринат Гыйләҗев, Зөһрә Җиһангирова, Айсылу Хафизова, Филүсә Хәйруллина, концертны үзенең матур биюләре белән бизәгән, әти-әнисе Чертуш авылыннан булган Айсылу Гатиятуллиналарга рәхмәтебез зур.
Кичә ахырында читтә яшәүче авылдашлар исеменнән Харис абый Сафиуллин чыгыш ясады. Ул гомере буе Түбән Кама төзелеш оешмаларында җитәкче урыннарда эшләде. Авылны төзекләндерүдә һәрвакыт зур өлеш кертте. Әлеге "Авыл көне"ндә дә химаяче булды, шулай ук иң беренче читтә яшәүчеләр премисен башлап бирүче дә ул булды.
Бу бәхеткә ул көнне биюче кызыбыз Айсылу лаек дип табылды. Урталык чишмәсен төзекләндерү эшен дә, авылдашлар ярдәме белән, Харис абый үз өстенә алды. Үзара салым җыюда бертуган Кадыйровлар, Гөлфия Хәсәнова, Фәнис Әхмәтвәлиев, Рәзинә Саттарова, Гатиятуллиннар гаиләсе үзләреннән өлеш керттеләр. Бәйрәмне оештыруда матди ярдәм күрсәткән Ракип Абдуллинга, Гөлсинә Ситдыйковага, Мәүлия Әхмәтовага, шулай ук аны матур итеп әзерләгән мәдәният хезмәткәрләре Гөлшат Җиһангирова белән Рамилә Минабетдиновага да олы рәхмәтләребезне юллыйбыз. Изге Рамазан аенда кылган яхшылыкларыгыз үзегезгә изгелек булып кайтсын.
... Язмамны йомгаклап шуны әйтәсем килә, кечкенә авыллар язмышы хәзерге вакытта кыл өстендә, бетү ягына бара дисәк тә, менә шулай авылны яшәтер өчен үзләреннән өлеш кертүче авылдашлар булганда - күңел сөенә.
Яшәсен авыллар, чөнки ул синең беренче тәпи атлап киткән җирең, нигезең, тамырың...
Рәмзия МУСИНА,
Чертуш мәктәбе
укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев