31 августка Татарстанда COVID-19ның 25465 очрагы теркәлгән
Сәламәтлек сагында

31 августка Татарстанда COVID-19ның 25465 очрагы теркәлгән

Татарстанда COVID-19ның 48 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се читтән кертелгән, 47се чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән.

22 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 26 кеше өйдә дәвалана.
География: Казанда - 26, Яр Чаллыда - 11, Актаныш, Алабуга, Арча, Әлмәт Бөгелмә, Кукмара, Мамадыш, Питрәч районнарында - 1әр, Менделеевск районында - 2 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 22225 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 5се - узган тәүлектә. 
Барлыгы 993225 кешегә вакцина ясалган, шулардан 840770 кеше привиканың икенче дозасын алган.


Нет комментариев