Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Алкоголь һәм суррогат эчемлекләр белән агулануларны профилактикалау

Россиядә алкоголь белән агулану көнкүрештәге агуланулар арасында алдынгы позициядә тора. Үлемгә китерүче агулануларның 60%ы алкогольгә туры килә.

Кызганычка каршы, Яңа Чишмә районында да алкоголь кулланучылар күп. Безнең районда үлемгә китерүче агулану фактлары теркәлмәсә дә, алкоголь агулануларын һәм фаҗигале нәтиҗәләрне булдырмас өчен нинди чаралар күрергә кирәклеген искәртү артык булмас.

Алкоголь суррогатлары — эчәр өчен билгеләнмәгән, әмма шулай да алкогольле эчемлекләр урынына кулланыла, бу:

— Одеколоннар, лосьоннар, тониклар
— Техник сыеклыклар (тормоз сыеклыгы, антифриз, пыяла чистарткычлар һ. б.)
-Метил спирты, этиленгликоль (иң куркыныч суррогатлар).

Алкоголь белән агулану — кыска вакыт эчендә спиртлы эчемлекләрнең зур дозаларын куллануның авыр, кайвакыт үлемгә китерүче нәтиҗәсе. Кандагы зур күләмдә алкоголь — косу, сулыш алу һәм йөрәк ритмы бозылу, авыр очракларда комага, һәм хәтта, үлемгә дә китерә. Өстәвенә, агулануның иң еш очрый торган төре — метил спирты нигезендә әзерләнгән сыеклыкларны куллану. Үлемгә китерер өчен бу эчемлекнең 50-100 граммы да җитә, шуңа күрә зыян күрүчеләрнең күбесе ярдәм килеп җиткәнче шунда ук үлә.

Алкоголь — ашказанына көчле тәэсир итүче фактор. Әгәр ашказаны-эчәк трактында төрле авырулар аркасында проблемалар булса, алкоголь белән агулану аларны эчке кан китүгә кадәр көчәйтәчәк, бу чын куркыныч тудыра. Саклау рефлексларының юкка чыгуы һәм регуляция системаларындагы бозылулар аркасында, контроль югала, бу исә косу массаларына сулыш юлларына эләгергә мөмкинлек бирә. Әгәр дә зыян күрүче шул хәлдән соң йотыкмаса да киләчәктә шактый авыр өзлегүләр алачак.

Алкоголь һәм суррогатлар белән агулану билгеләре

• Көчле сулыш кысылу;
• баш әйләнү;
• тире кызаруы;
• баш авырту;
• косу.

Сулыш юлларына косу массаларының эләгүе аркасында сулыш алу кысылып, кеше үләргә мөмкин.

Спиртлы эчемлекләр белән агулануны профилактикалау.

Алкогольле эчемлекләр белән агуланудан саклануның иң яхшы чаралары — аларны кулланудан тулысынча баш тарту. Чөнки алкоголь агулы һәм һәртөрле күләмдә дә зарарлы. 

Алкоголь суррогатлары белән агулануны профилактикалау.

Агулануны профилактикалауның иң ышанычлысы — алкоголь суррогатларын беркайчан да кулланмау. Очраклы агуланудан саклану өчен, көнкүреш химиясе продуктларын аерым, тиешле язулы савытларда саклагыз.

Безнең республикада алкоголизмнан БУШЛАЙ дәвалану алу мөмкинлеге бар. Бу — Казандагы республика наркодиспансеры һәм Түбән Кама наркодиспансеры.

Дәваланудан соң аноним рәвештә БУШЛАУ кодлау мөмкинлеге бар. Яңа Чишмә РҮХгә мөрәҗәгать итә аласыз — сөйләшербез, ярдәм итәрбез.
Онытмагыз, алкоголь сәламәтлеккә зыянлы!

Анна Байдакова, Яңа Чишмә РҮХ табиб-наркологы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев