Балаларда гәүдә торышы бозылу
Хөрмәтле әти-әниләр! Бүген без сезнең белән балаларыгызның сәламәтлегенең мөһим күрсәткече – аларның гәүдә торышы турында сөйләшәчәкбез.
Гәүдә торышы – матурлык кына түгел. Ул – бөтен организмның гармонияле үсеше өчен нигез. Умыртка баганасы – тәнебезне тотып тора торган үзәк ул, һәм аның сәламәтлеге сөяк-мускул системасының торышын, шулай ук йөрәк, үпкә, ашкайнату органнарының дөрес эшләвен билгели. Әлегә скелетның үсү процессы тәмамланмаган икән (ә бу 20-23 яшькә кадәр бара), без, өлкәннәр, сәламәт буй-сын формалаштырырга ярдәм итә алабыз һәм тиеш тә.
Ни өчен гәүдә торышы бозыла?
Бигрәк тә бу беренче класска һәм җенси өлгерү чорына туры килә. Сәбәпләр күп:
· Аз хәрәкәтләнү: дәресләр, гаджетлар артында озак утыру, саф һавада уеннар җитмәү.
· Эш урынын дөрес оештырмау: буйга туры килми торган җиһазлар (өстәл, урындык), яктылыкның дөрес төшмәве.
. Зарарлы гадәтләр: өстәл артында дөрес булмаган позада утыру, сумканы бер җилкәдә генә йөртү.
* Адекват булмаган йөкләнеш: артык авыр яки дөрес сайланмаган букча.
* Зәгыйфь мускул корсеты: физик активлык җитмәү аркасында арка һәм корсак мускуллары умырткалыкны дөрес хәлдә тота алмыйлар.
· Организмның гомуми хәлсезләнүе: еш авырулар (аденоидлар, тонзиллитлар), йокының җитәрлек булмавы, рациональ булмаган туклану.
· Дөрес сайланмаган аяк һәм өс киеме.
Профилактика: төп өч таяныч
1. Хәрәкәттә - бәрәкәт!
Физик активлык - профилактиканың нигезе. Мәктәп физкультурасы җитәрлек түгел. Көндәлек зарядка юыну кебек үк гадәт булырга тиеш.
· Спорт секцияләре, бигрәк тә йөзү, гимнастика, бию, чаңгы шуу арка мускулларын бик яхшы ныгыта.
· Дәресләрне башкарганда һәр 30-45 минут саен физкультминутка.
· Кичен тиз адымнар белән йөреп кайту (кимендә 30 минут) – утырудан оеган мускулларны «йомшарту» һәм матдәләр алмашын яхшыртуның бик яхшы ысулы.
2. Пространствоны дөрес оештырабыз
· Эш урыны: урындык һәм өстәл баланың буена туры килергә тиеш. Аяклары идәндә 90° почмакта тора, аркасы туры, урындык аркасына таяна, беләкләре өстәлдә ята.
· Рюкзак: каты ортопедик артлы, киң каешлы (S формасындагы) һәм яктылык кайтаргычлы модель сайлагыз. Букчаның авырлыгы бала авырлыгының 10% нан артмаска тиеш! Бала аны ике җилкәдә дә йөртергә өйрәнсен.
· Аяк киеме: көндәлек аяк киеме 1,5-2 см тотрыклы үкчәле булырга тиеш. Спорт аяк киеме (кедалар, кроссовкалар) – спорт белән шөгыльләнү өчен генә. Үкчәсез һәм фиксациясез аяк киемен озак вакыт киеп йөрү (балеткалар, резина итекләр) аяк һәм йөрешне формалаштыруга зыян китерә.
3. Сөякләр нык булсын өчен дөрес туклану мөһим!
Үсә барган скелетка «төзелеш материаллары» – кальций, фосфор һәм магний кирәк. Мәҗбүри рәвештә рационга түбәндәге ризыкларны кертегез:
· Кальций: сөт, эремчек, сыр, кефир, йогурт.
· Фосфор: балык, ит, бөртеклеләр, кузаклылар.
· Магний: чикләвек, солы һәм карабодай ярмасы, банан, яшел үләннәр.
Исегездә тотыгыз: гәүдә торышы бозылу – җитди авыруларның хәбәрчесе. Аларны дәвалауга караганда кисәтү күпкә җиңелрәк.
Әгәр дә гәүдә торышында тайпылышлар сизсәгез, нишләргә?
Кичектермичә участок педиатрына барыгыз. Ул тикшерү уздырачак һәм кирәк булганда сезнең баланы ортопедка яки дәвалау физкультурасы табибына җибәрәчәк. Махсус күнегүләр, массаж һәм физиотерапия курслары хәлне төзәтергә ярдәм итәчәк.
Балачактан умырткалыкның сәламәтлеге - ул сезнең балагызның имин киләчәгенә бәяләп бетергесез өлеш кертү. Әйдәгез, балаларыбызга төз, көчле һәм сәламәт булып үсәргә ярдәм итик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев