Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Бәланы ничек кисәтергә

Яңа туган баланың кинәт үлемен профилактикалау

Сүз — табибка

Росстат мәгълүматлары буенча 2023 елның җиде аенда Татарстан Республикасында 1 яшькә кадәрге балалар үлеме очраклары арткан. 

Яңа Чишмә РҮХнең 32 еллык стажы булган табиб-педиатры Алсу Алукаева яшь баланың кинәт үлеме синдромын ничек кисәтергә кирәклеге турында сөйли.

"2023 елның беренче җиде аенда Татарстан Республикасында бер яшькә кадәрге 66 сабый вафат булган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,1%ка күбрәк (2022 елның җиде аенда Татарстанда бер яшькә кадәрге 64 бала вафат булган).

Балаларның кинәт үлеме синдромы (СВСМ) бер яшькә кадәрге балалар үлеменең бер сәбәбе булып тора. Балаларның кинәт үлеме синдромы ул авыру түгел. Бу хәлнең булачагын алдан белеп булмый, ул бернинди сәбәпләрсез була ала һәм шуңа да әлеге синдром ата — аналар өчен авыр, күтәрә алмаслык сынауга әверелә. 

Балаларның кинәт үлеме синдромын ничек кисәтергә?

Яңа туган баланың кинәт үлемен профилактикалау

Дөньякүләм педиатрия җәмәгатьчелеге тарафыннан булдырылган гади киңәшләрне үтәү СВСМ куркынычын шактый киметергә мөмкин. Баланың йокысын куркынычсыз итү буенча кагыйдәләрне үтәү СВСМ куркынычын гына түгел, ә тышкы сәбәпләр (тынчыгу, сулыш юлларының тыгылуы, баланың башы төрле нәрсәләргә кысылып калуы) аркасында була торган үлем очракларын да киметергә мөмкинлек бирәчәк. 

Ата-аналар өчен белешмәлек тәкъдим итәбез. Бәланы булдырмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәү мөһим.

1. Баланы йоклаткач, аны бишегенә яны белән түгел, ә аркасына яткырыгыз. Әгәр дә сезнең балагыз әйләнеп ята белсә, йокы вакытында моның турында борчылмагыз. Әмма ул йоклаган бишектә теләсә нинди йомшак әйберләр булу-булмавын тикшерегез, баланың бите шушы әйберләргә тию — СВСМ куркынычын арттыра.

2. Бишектәге матрас каты булырга тиеш. Анда бернинди уенчыклар, мендәрләр һәм баланың сулыш юлларын каплый алырлык башка әйберләр булмаска тиеш.

3. Бала белән караватта яки диванда бергә йоклау СВСМ куркынычын арттыра. Бер бүлмәдә йоклагыз, әмма бер караватта түгел.

4. Балагызны артык калын киендермәгез. Бала өстендә ул булган бүлмәдә өлкән яшьтәге кеше үзен уңайлы хис итәрлек итеп киенгәннән бер кат киемгә күбрәк булсын.

5. Бала янында тәмәке тартмагыз. Барлык тикшеренүләр дә тәмәке төтененең СВСМ куркынычын арттыруын ачыклаган. 

6. Йөклелек вакытында һәм бала туганнан соң алкоголь һәм тыелган матдәләрне кулланмагыз.

7. Мөмкинлегегез булса, баланы имезергә тырышыгыз. 4-6 ай дәвамында баланы имезү СВСМ куркынычын 70%ка киметә.

8. Төнгелеккә балага имезлек (соска) биргәндә, ул җепсез һәм баусыз булырга тиеш..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев