Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Бер атна эчендә коронавирус инфекциясен дүрт яңачишмәле йоктырган

Көн саен Татарстанда COVID-19ның 260тан артык яңа очрагы теркәлә. Соңгы атнада алар арасында безнең районның дүрт кешесе дә бар.

- Көн саен РҮХкә ОРВИ яки хастаханәдән тыш пневмония белән авыраучы 15-16 кеше мөрәҗәгать итә, - дип билгеләп үтте РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская. – Бүгенгесе көндә 13 кеше стационарда, 2 кеше Чистайның COVID госпиталендә дәвалана.

Коронавируска каршы вакцинация дәвам итә. Районга барлыгы 10950 доза вакцина кайткан, прививканы 10239 кеше ясаткан. Хәзер ел башында прививка ясаткан кешеләрнең яңадан прививка ясату (ревакцинация) вакыты җитә. Алар барысы да хастаханәгә яки җирле ФАПларга мөрәҗәгать итә алалар. Районда вакцина бар. Шулай ук ФАП фельдшерларының заявкалары буенча торак пунктларда вакцинация үткәрү дә дәвам итә.

17 ноябрьгә прививканы районда яшәүче 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең 71%ы (2276 кеше) ясаткан. Әмма Чаллы Башы һәм Әдәмсә авылларында, Петропавел, Архангел һәм Черемухово Бистәләрендә 60 яшьтән өлкәнрәк булган прививка ясатучылар саны район дәрәҗәсеннән шактый түбән.

Район халкына мөрәҗәгать итәбез – прививка ясатыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Бу мәкерле чир беркемне дә аямый, безнең районда, кызганычка каршы, бу инфекциядән үлем очраклары да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев