Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Донор булу - күркәм гамәл!

Бүгенгесе көндә донор каны компонентларына ясалма альтернатива юк, шуңа күрә донор каны – бәһасез! Шул исәптән һәр сәламәт кешегә донорлар сафына басу зарур, чөнки кан бирү мохтаҗ пациентлар өчен бик әһәмиятле хәйрия төре булып тора.

Донор каны катлаулы операцияләрдә яки бала тапкан вакытта, байтак кан акканда, авыр җәрәхәтләр, пешүләр һәм башка авырулар белән интегүчеләр өчен кулланыла. Бер донорның каны аерым компонентларга бүленә һәм  берничә пациентның гомерен саклап калырга ярдәм итә.

18 яшьтән өлкәнрәк, 55 килограммнан артык авырлыктагы теләсә кайсы сәламәт кеше донор була ала. 500 мл күләмендә кан бирү кеше сәламәтлеге өчен зарарсыз һәм куркынычсыз санала.

 Донорга кан бирү өчен ничек әзерләнергә?

3 тәүлек алдан анальгин, аспирин һәм башка антикоагулянт-дарулар эчмәскә.

2 тәүлек алдан алкоголь кулланмаска.

Кан бирергә 1 тәүлек калганда майлы, ысланган, ачы ризыклар ашамаска.

Кан биргән көндә иртәнге ашны ашау мөһим (шикәрле чәй, суда әзерләнгән ботка, сохари, варенье белән бутерброд).

2 сәгать алдан тәмәке тартмаска.

Канны ничаклы еш биреп була?

Ир-атлар елына 5 тапкырдан, хатын-кызлар елына 4 тапкырдан да арттырмыйча кан бирә ала. Кан биргәннән соң, кабаттан кан бирер алдыннан ким дигәндә 60 көн, ә плазма бирер алдыннан ким дигәндә 30 көн үтәргә тиеш.

Донорга кан биргәннән соң ничек үз хәленә кайтырга?

Кан биргәннән соң донорга күбрәк сыеклык (ким дигәндә 2 литр) эчәргә тырышырга кирәк, бу: чәй, сок, минераль су булырга мөмкин, шул ук вакытта алкогольдән тыелу зарур.
Аксымга бай ризыклар ашагыз, мәсәлән, ит, бавыр, балык ите, йомырка, кузаклылар, карабодай, киптерелгән җиләк-җимешләр.

Донорлар нинди өстенлекләргә ия?


Кан тапшыру көнендә донор эштән азат ителә (хезмәт хакы саклана). Донорга ел дәвамында тагын бер ял көне бирелә.

Донор туклану өчен акчалата компенсация ала.

40 тапкыр кан яки 60 кат плазма биргәннән соң донорга «Россиянең Мактаулы доноры» исеме бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев