Көз җитү белән ОРВИ һәм грипп авырулары арта, шуңа күрә табиблар гриппка каршы вакцинация үтәргә киңәш итә.
Районга 4 компонентлы вакцинаның 2300 дозасы кайтарылган. 6 сентябрьгә 1115 кеше вакцинация узган.
Гриппка каршы вакцинация алырга теләүчеләрнең барысы да РҮХгә яки җирле ФАПларга мөрәҗәгать итә ала. Өлкәннәр дә (шул исәптән йөкле хатын-кызлар да), балалар да чакырыла. Вакцина бушлай.
Нет комментариев