Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Гриппка каршы вакцинация ничек бара

Соңгы көннәрдә грипп һәм ОРВИ авыруларының артуы күзәтелә, шулай ук авырудан соң өзлегүләр дә арта.

Грипп — кискен респиратор вируслы инфекция, температура күтәрелү, сулыш юлларының зарарлануы белән уза. 

Грипп үлемгә китерә алырлык өзлегүләр белән узарга, эпидемияләр китереп чыгарырга мөмкин.

Гриппның беренче симптомнары — температураның 39 градуска кадәр күтәрелүе, баш, тамак авырту, борын тыгылу, тамакның кызаруы, баш әйләнү, өшү, температураның, борыннан агу, буыннар һәм мускулларның авыртуы.

Чирнең авыр узуы буенча хәвеф төркеменә түбәндәгеләр керә:

— йөклелекнең теләсә кайсы вакыты һәм бала туганнан соң чор

— хроник үпкә һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган кешеләр

— матдәләр алмашы бозылган кешеләр (шикәр диабеты, симерү)

— хроник бөер һәм бавыр авырулары булган кешеләр

-ВИЧ-инфекция белән авыручы, яман шеш авырулары булган кешеләр

-65 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге кешеләр.

Иң куркынычсыз һәм икътисади яктан файдалы профилактика — ул гриппка каршы вакцинация.

Прививка — авыруга бирешүне, үлем куркынычын киметә, аерым кешеләрдә һәм, гомумән, халык арасында да чир таралуны кисәтә.

Яңа Чишмә районы буенча 7709 кеше вакцинацияләнергә тиеш, шул исәптән 1782 бала һәм 20 йөкле хатын-кыз.

2588 доза вакцина кайтарылды, шул исәптән балалар өчен — 707 доза. 20 сентябрьгә 2010 кеше, шул исәптән 127 балага прививка ясалган. Өлкәннәр контингентыннан — 153 медицина хезмәткәре, 60 яшьтән өлкәнрәк 678 кеше, гомуми туклану — 16, сәүдә — 46, социаль учреждениеләр — 33, транспорт — 29 һ. б. өлкәләрдә эшләүче хезмәткәрләр прививка ясаткан.
100 процент вакцинацияне Интернат-йорт хезмәткәрләре һәм Интернат-йортта яшәүчеләр, шулай ук барлык медицина хезмәткәрләре ясаткан.

Районда вакцина бар (ике төрле) һәм барыгызны да РҮХгә һәм торак пунктлардагы ФАПларга прививка ясатырга чакырабыз. Вакцинация бушлай.

Наталья Роменская, РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев