Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Гриппны профилактикалау өчен прививка ясатыгыз

Яңа Чишмә районында 2022 елда кискен респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) белән авыруның 1589 очрагы теркәлгән иде, шуларның 192се 14 яшькә кадәрге балаларда, бу ОРВИ белән авыру очракларының 12%ын тәшкил итә.

2021 ел белән чагыштырганда авыру очраклары 14,2%ка арткан. Шулай ук районда грипп белән авыруның 3 очрагы теркәлгән. 

Елның салкын чоры башлану белән грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны кискен арта. Грипп бик йогышлы вирус инфекциясе, һава-тамчы һәм контакт-көнкүреш юлы белән тарала.
Инфекция зарарланган кешедән сәламәт кешегә төчкерү, йөткерү, сөйләшкән вакытта һава-тамчы юлы белән тарала. Грипп башка респиратор вируслы инфекцияләргә караганда организмны ныграк көчсезләндерә, шуңа күрә грипп вакытында безнең организм пневмония, бронхит, миокардит, менингит, менингоэнцефалит һ.б. кебек җитди өзлегүләр китереп чыгаручы бактериаль инфекцияләргә җиңел бирешә.

Гриппны профилактикалауның иң нәтиҗәле ысулы — вакцинация. Хәзергесе вакытта республикада ОРВИ белән авыру очраклары эпидемия дәрәҗәсенә җитмәгән, грипп очраклары теркәлмәгән, шуңа күрә хәзер гриппка каршы прививкалар ясату өчен иң оптималь чор. Организмга вакцина кертелгәннән соң иммунитет 14 көннән соң формалаша һәм бөтен сезон дәвамында саклана. Вакцинация контактлы кешеләр арасында инфекция таралуны киметә. Гриппка каршы прививканы күбрәк кеше ясаган саен, халык арасында грипп вирусына бирешми торган кешеләр төркеме күбәя, ягъни коллектив иммунитет арта. Вакцинация балаларга — 6 айлык вакыттан, ел саен һәм елына бер тапкыр үткәрелә.

Татарстан Республикасы медицина оешмаларына 4 валентлы тере булмаган һәм таркалган «УльтриксКвадри» вакцинасы кайтарылган. Гриппка каршы прививка ясатырга теләгән һәркем прививканы поликлиникада белгеч белән киңәшкәннән соң ясата ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев