Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Яңа Чишмә РҮХнең табиб-кардиологы Светлана Шишкина купельләрдә коенуга ничек әзерләнергә кирәклеге турында сөйли

19 гыйнварда православие динен тотучылар Качману яки Богоявление бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

Бу бәйрәм Иоанн Предтечаның Гайсә пәйгамбәрне Иордан елгасында чукындыруы белән бәйле. 18-19 гыйнварга каршы төндә барлык су, шул исәптән елгаларда һәм күлләрдә, хәтта краннан акканы да изгегә әверелә дип санала. Бу көнне православие динен тотучылар, гөнаһлардан арыну ниятеннән, бәкедә коеналар. Коену йоласы шушы төндә һәм икенче көнне дә үткәрелә. Быел Яңа Чишмә районында суга керү өчен 8 купель әзерләячәкләр.

Яңа Чишмә РҮХнең табиб-кардиологы Светлана Шишкина суда коену йоласы сәламәтлеккә зыян китермәсен өчен аңа ничек әзерләнү тәртибе турында сөйли:

«Йөрәк-кан тамырлары системасының җитди авырулары һәм неврологик авырулары булган пациентларга купельдә коену бөтенләй киңәш ителми. Шушы авырулары булган кешеләрнең суга кергәч кан тамырлары кысылырга  һәм нәтиҗәдә йөрәк өянәге һәм инсульт булырга мөмкин», - ди табиб.

«Коену алдыннан яхшы ашарга кирәк. Ач килеш купельгә төшәргә ярамый. Шулай ук суга кергәнче гимнастика ясап алу мөһим.  Кан тамырларын киңәйтә һәм организмны салкын суда коенуга әзерли алырлык теләсә нинди активлык итү дә ярый», - дип киңәш итә Светлана Анатольевна.

 Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев