Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Коронавирус турында нәрсә белергә кирәк, Яңа Чишмә РҮХдә сөйләделәр

Әлегә бернинди куркыныч та юк, әмма саклау чараларын һәм режимны үтәргә кирәк, диде Яңа Чишмә РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская.

- Районда әлеге инфекцияне йоктыручылар теркәлмәгән. Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан «Коронавирус турында нәрсә белергә кирәк» дигән белешмәлекләр эшләнгән һәм таратылды. Без алар белән халыкны таныштырабыз. Татарстан Президенты 15 апрельгә кадәр республикада бу куркыныч янау аркасында махсус режим кертте.  Әйе, 15 апрельгә кадәр махсус режим кертелде һәм чит илләрдән кайткан республика халкын, аларга медицина тикшеренүе оештырып, исәпкә алу йөкләнде. Барлык массакүләм мәдәни һәм спорт чаралары да туктатылды. Тик безнең районда яшәүчеләргә паникага бирелергә кирәкми: Татарстанда коронавирус куркынычы юк. Республикада аны булдырмас өчен барысы да эшләнә, бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов аерым ассызыклады.
- Чит илдән кайткан яңачишмәлеләргә нәрсә эшләргә кирәк?
- Беренчедән, бу хакта эш бирүчегә хәбәр итәргә кирәк. Шулай ук бездә, бөтен республикадагыча, үз-үзеңне изоляцияләү режимы эшли. Россиядән читтән кайткан гражданнар 14 көн дәвамында өй карантинында булырга тиеш.
- Авыру билгеләре барлыкка килгән очракта нәрсә эшләнә?
- Температура югары булганда, туңып калтырау, коры ютәл һәм томау төшкәндә табибны өйгә чакыртырга кирәк. Башкаларны зарарламас өчен, поликлиникага барырга кирәк түгел.
- Яңачишмәлеләр коронавирус сораулары буенча кая мөрәҗәгать итә алалар?
- Безнең районда «кайнар» телефон линиясе ачылды: 8(84348) 2-28-77 яки 8(84348) 5-51-50 (Роспотребнадзор) яки 8(84348) 2-29-93 һәм 03 телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин. Ә Татарстанда тәүлек буе «кайнар» линия телефоны - 8(843) 296-62-24.
Тик басым ясап шуны әйтәм, паникага бирелергә кирәкми, без хәлне контрольдә тотабыз.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» дә шулай ук үз укучыларына үзләренең һәм якыннарының сәламәтлеген кайгыртырга тәкъдим итә. Вируслы инфекцияләрдән саклану һәм профилактикалау өчен Россия чикләреннән чыкмаска, халык күп җыела торган урыннарда йөрүдән тыелырга, бүлмәләрне дымлы итеп җыештырып, җилләтеп торырга кирәк. Кулларны ешрак юарга. Хәлсезлек билгеләре барлыкка килгән очракта табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев