Көзен кош гриппы
Яңа Чишмә районында авыру очраклары теркәлмәгән.
Россия Федерациясендә югары патогенлы кош гриппы белән бәйле вазгыять чирнең алга таба таралу куркынычын тудырган.
Кош гриппы - йорт, синантроп һәм кыргый кошларның эпизоотия яки энзоотия рәвешендә уза торган, респиратор органнарның һәм ашказаны-эчәк трактының зарарлануы, продуктивлыкның кимүе белән характерлана торган йогышлы авыру. Ул А төрендәге гриппның төрле антиген вариантлары аркасында килеп чыга. Чирле яки инкубация чорын кичерүче кошлар (авыруның инкубация чоры - 21 көн) инфекция чыганагы булып торалар.
Югары патогенлы кош гриппы вирусы кош абзарындагы барлык кошларны да зарарлый, әлеге вирус 48-96 сәгать эчендә аларның 100 % үлеменә китерергә мөмкин. Беренче 48 сәгатьтә чир йоктырган кошларның үз-үзләрен тотышында тайпылышлар сизелми, органнарында патологоанатомик үзгәрешләр булмый. Чир йоктырудан соң 96 сәгать үткәч, кошларда депрессия билгеләре күзәтелә - алар азыктан һәм су эчүдән баш тарталар. Лайлалы тышчаларда зәңгәрләнү, кикрикләренең шешүе күзәтелә (өлешләп некроз булуы да мөмкин), үзәк нерв системасына зыян килә.
Хуҗалыкларда йорт кошларын чит кошлар белән аралашуны булдырмаслык шартларда (ябык урында) тотарга, азыкны ябык биналарда сакларга кирәк. Кошларны табигый сулыкларга кертмәвегез яхшырак.
Яңа кошларны грипп буенча имин булган өлкәләрдән һәм районнардан гына алып кайтырга кирәк. Кош-корт сатып алганда сатучылардан ветеринария-озату документларын таләп итегез. Сатып алынган кош-кортларны кимендә 10 көн дәвамында изоляциядә тоту зарур, бу чорда аларның үз-үзләрен тотышына игътибар итү мөһим. Кошларда авыру билгеләре күренгәндә, яисә үлгән кош түшкәләре табылганда, кичекмәстән 2-25-21 телефоны буенча ветеринария хезмәтенә яки Яңа Чишмә авылы, Совет урамы, 68 йорт адресы буенча хәбәр итегез. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында да онытмагыз.
«Яңа Чишмә РДВБ» начальнигы - баш ветеринария табибы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев