КЫЗДЫРЫЛГАН САРЫМСАК – көчле дару
✔️НИЧЕК КУЛЛАНЫРГА? Халык табиблары сүзләренчә, КЫЗДЫРЫЛГАН САРЫМСАК – көчле дару, аны өч көнгә бер тапкыр ашарга кирәк. Ул бик көчле табигый антибиотик булып тора.
- ️НИЧЕК ӘЗЕРЛӘРГӘ? Моның өчен аны табада кыздырып яки газ мичендә пешереп ашарга кирәк. Болай әзерләгәндә исе дә булмый, файдалы үзлекләре дә саклана, тулысынча үзләштерелә дә.
✔️ФАЙДАСЫ⬇️⬇️⬇️
- организмдагы паразитларны үтерә, токсиннардан котылырга булыша.
- кандагы холестерин күләмен киметә,
- артерияләрне чистарта,
- кан басымын көйли,
- ашказаны-эчәк трактын чистарта. Ашказаны авырткан кешеләргә дә зыяны юк.
- Ябыгырга теләүчеләргә дә аны ашарга киңәш ителә, чөнки ул матдәләр алмашын яхшырта.
Сарымсакны ашаганнан соң, күп итеп сыеклык эчегез.
Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез.
“Интернет челтәреннән”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев