Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Марина Урядникова: «Кайвакыт кеше үзенә инфаркт куркынычы янаганын белми»

Тәҗрибәле табиблар белән беррәттән, район хастаханәсендә яңа яшь кадрлар да бик яхшы эшләп киләләр.

Кардиология кабинетының шәфкать туташы Марина Урядникова кечкенәдән үк медицина белән кызыксынган. «Фельдшер» белгечлеге буенча Самара медицина көллиятен тәмамлаганнан соң дүрт ел элек Яңа Чишмә РҮХнә эшкә килгән. Баштан процедура кабинетында һәм «Ашыгыч ярдәм» бүлегендә хезмәт куйган, ә кардиология кабинеты ачылганнан соң ул табиб Светлана Шишкинага авыруларны кабул итүдә ярдәм итә.

— Шәфкать туташыбыз әйбәт, — дип мактый Маринаны Светлана Анатольевна. — Тырыш, зур кызыксыну белән эшли, һәр нәрсәнең асылына төшенә. Аның белән эшләве рәхәт.

Маринаның эше шактый, чөнки кардиология буенча пациентлар байтак. Кәгазь эше дә җитәрлек: дәвалауга, тикшерүгә, анализларга юлламалар язарга, пациентларны диспансер исәбенә куярга, аннары, дәвалау процессын контрольдә тоту өчен, шалтыратып, кабат кабул итүгә чакырырга, медицина компьютер программаларында эшләргә һ.б. — ә бит боларның барысы да кирәкле эшләр. Авыруларны кабинетта көн саен язылусыз кабул итәләр, еш кына өстәмә рәвештә — чираттагы соңгы пациент кайтып киткәнчегә кадәр эшләргә туры килә.


— Эшебез байтак, кайвакыт сулыш алырга да вакыт юк, дигәндәй. Йөрәк авырулары белән интегүчеләр күбәйде, көн саен яңа пациентларны исәпкә куярга туры килә. Кайчагында ЭКГ һәм УЗИ үткәргәннән соң ашыгыч тикшерү һәм, хәтта махсус клиникада дәвалануны таләп иткәннәре дә ачыклана. Без пациентларны коронографиягә җибәрәбез (бушлай), ул миокард инфаркты куркынычы булу-булмауны ачыкларга мөмкинлек бирә. Кешеләрне тоткарлауларсыз кабул итсеннәр өчен, барлык тиешле документларны, юлламаларны әзерлибез һәм рәсмиләштерәбез. Шулай ук башка җентекле тикшерүләргә дә җибәрәбез. 

Марина кардиология өл-кәсендәге белемнәрен арттырырга тырыша: кабул итү вакытында табибтан ишеткәннәрне язып бара, махсус әдәбият укый.
— Бу өлкәнең барлык нечкәлекләрен дә җентекләп өйрәнергә тырышам. Кайвакыт махсус клиникада кардиологлар тарафыннан куелган таныш булмаган диагнозны күрсәм, бөтен интернетны айкап чыгып, шушы авыру турында барысын да беләм. 

Марина — шат күңелле кеше, бу исә аңа пациентлар белән эшләүдә ярдәм итә. Ул аларны тынычландыра, кәефләрен күтәрергә дә тырыша. Һәм инде форсаттан файдаланып, кардиология кабинетының шәфкать туташы халыкка менә нинди сүзләр белән мөрәҗәгать итә:

-Йөрәк-кан тамырлары авырулары хәзер бик еш очрый башлады. Мәсәлән, кайвакыт кеше үзенә инфаркт куркынычы янаганын да белми. Ләкин табибка вакытында мөрәҗәгать итсәгез, аны булдырмыйча калырга мөмкин. Кешеләргә шуны искәртәсем килә: йөрәк табибына күренүдән баш тартмагыз, сәламәтлегегезне саклагыз, чөнки йөрәкне һәм кан тамырларын даими күзәтү — яңа барлыкка килгән авырулар турында алдан белергә һәм аларны уңышлы дәваларга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев