Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек сагында

Медицинага катнашы булган һәркемнең бәйрәме

Россиядә Медицина хезмәткәре көнен традиция буенча июньнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтәләр.

Бу бәйрәм — аерым пациентларны дәвалауга гына түгел, ә халыкның сәламәтлеген кайгыртуга һәм гомумән чирләрне профилактикалауга юнәлдерелгән барлык белгечләрнең бәйрәме. Ак халатлы кешеләрнең ярдәме гомер-гомергә аерым хөрмәт һәм ихтирам казанган. 

Бу көнне без медикларның — алардан башка яшәп булмый торган кешеләрнең хезмәтен аерым игътибар, рәхмәт хисләре белән искә алабыз. Бүген сүзебез — танылган, абруйлы медиклар һәм сәламәтлек саклауда үз юлын яңа гына башлап җибәрүчеләр турында.

Кашаповлар: «Һөнәребез яшәү рәвешенә әверелде»

Кашаповлар: «Һөнәребез яшәү рәвешенә әверелде»

Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсендә узган елның ноябреннән Кашаповлар — Айрат Рәфкать улы һәм Ләлә Рәлиф кызы эшли. Алар инде 34 ел бергә яшиләр һәм эшлиләр. Яхшымы бу? Бу сорауга табиблар ышаныч белән җавап бирәләр: «Әлбәттә, яхшы. Уртак һөнәребез безнең яшәү рәвешебезгә әверелде. Эштә без сирәк кисешәбез — һәркемнең үз белгечлеге бар, әмма катлаулы сораулар туса, һәрвакыт бер-беребезгә киңәш сорап мөрәҗәгать итә алабыз. Максатыбыз уртак бит — кешеләргә файдалы булу».
Гомуми практика табибы һәм хирургия бүлеге хирургы Айрат Рәфкать улы Кашапов болай ди:

«Безнең гаилә тормышы инде күп еллар һөнәргә бәйле. Өйдәге кәеф еш кына эштәге уңышлар яки уңышсызлыклар белән билгеләнә. Кеше тормышының синең кулда булуын аңлау зур җаваплылык өсти. Кабинетны ябып, барысын да ишек артында калдырып булмый — шатлыкларны да, борчуларны да үзебез белән гаиләгә алып кайтабыз. Эш һәрвакыт беренче урында, кайвакыт хәтта шәхси вакытка зыян китерә. Ләкин мин үземне медицинага багышлавым белән бәхетлемен: кешеләргә хезмәт итүдән һәм аларга файда китерүдән дә зуррак шатлык юк».

Ләлә Рәлиф кызы Кашапова халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары вазыйфасын башкара, шулай ук акушер-гинеколог һәм УЗИ табибы булып эшли. Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсендә кыска гына вакыт эчендә ул үзен белемле һәм җаваплы белгеч буларак таныта.

«Бу көнне мин барлык хезмәттәшләремне котлауны үземнең бурычым дип саныйм. Аларның күбесенең профессиональлеге югары бәягә лаек, ә аларның казанышларын тану авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә һәм һөнәрнең абруен ныгыта. Күпчелек медицина хезмәткәрләре өчен бу бәйрәм эш көне булып кала. Мин Чирмешән үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә эшләгәндә дә шулай булды», — дип җавап бирә медицина хезмәткәре көненең әһәмияте турындагы сорауга Ләлә Рәлиф кызы.

Кашаповларның медицина династиясе 34 ел элек башлана. Айрат белән Ләлә Казан медицина университетында укыганда ук танышканнар, дүртенче курста өйләнешкәннәр. Шуннан бирле алар бергәләп, һәркайсы үз өлкәсендә үсә. 

Югары уку йортын тәмамлагач, аларга бик күп мөмкинлекләр ачыла, әмма алар Айрат Рәфкать улының кече Ватаны — Чирмешәндә хезмәт итү юлын сайлыйлар, анда 30 елдан артык эшлиләр. Биредә өч бала үстерәләр, аларның икесе гаилә традициясен дәвам итә: олы кызлары Алия КДМУ тәмамлый һәм хәзер Казан хастаханәсендә эшли, кече кызлары Лилия әти-әниләре укыган alma materда укуын дәвам итә. Хәзер Кашаповлар өчен медицина хезмәткәре көне — һөнәри генә түгел, гаилә бәйрәме дә.

«Без үз һөнәребез белән горурланабыз һәм балаларыбызның бу юлны сайлавына шатбыз, — диләр алар. — Әмма коллектив — ул да гаилә. Шуңа күрә без бу бәйрәмне хезмәттәшләребез белән бергә билгеләп үтәбез. Яшь табибларга, шәфкать туташларына: „Шәфкатьле булыгыз, кызгана белегез, профессиональ үсештә тукталып калмагыз. Медицина даими үсеш таләп итә. Коллегаларыгыз белән киңәшергә, ярдәм сорарга оялмагыз һәм шуны истә тотыгыз: авыруга каршы бары тик бергәләп кенә көрәшергә мөмкин“, — дип телисебез килә», — диләр мөхтәрәм табиблар.

Булат Кадыйров: «Профессиядә үземне 9 нчы сыйныфтан бирле күрәм»

Булат Кадыйров: «Профессиядә үземне 9 нчы сыйныфтан бирле күрәм»

ңа Чишмә үзәк район хастаханәсенең иң яшь докторы — Булат Кадыйров, ул 2024 елның августыннан биредә участок табиб-терапевты булып эшли. Ләкин инде хәзер үк перспективалы доктор буларак танылган, моны авыруларның аның кабинетыннан нинди тәвәкәллек белән чыгуларына карап фикер йөртергә мөмкин.

«Бу инде зур плюс, — ди Булат Илдар улы, — әгәр пациент үзенең сәламәтләнүе белән кызыксынмый икән, аңа бернинди доктор да ярдәм итә алмый. Ә моның өчен дәвалаучы табибка төрле анализлар, тикшерүләр һәм авыруның беренчел чыганагын ачыклау белән расланган төгәл диагноз куярга кирәк. Әгәр матди база булмаса, ягъни заманча җиһазлар булмаса, моны хәтта иң тәҗрибәле табибка да эшләү җиңел түгел. Шуңа күрә авыруны шәһәр һәм республика махсуслаштырылган медицина учреждениеләренә тикшерү өчен җибәргәндә, аны тирәнтен диагностика узарга һәм нәтиҗәләр белән кабат үз табибыңа килергә күндерергә кирәк. Сер түгел, кайбер авырулар ярты юлда туктап, чир үзе үтәр дип уйлыйлар, ә шул арада ул көчәя. Авыру һәм аның туганнары белән аралашканда нык, ышандырырлык аңлатырга тырышам. Миндә альтруистик омтылышлар бар, шуңа күрә табиб һөнәрен сайлаганмындыр да. Зирекле лицееның мәшһүр педагоглары, бигрәк тә химия укытучысы Сабанаева Нәфисә Арифовна ярдәме белән минем хыялым тормышка ашты. 

Казан медицина университетына мин БДИ тапшырганда алган баллар буенча бардым, әмма укырга кергәнче үк максатчан укытуга районнан юллама да алган идем. Мин барыбер үз районыма кайткан булыр идем, чөнки 9нчы сыйныфтан табиб булырга һәм Зирекле участок хастаханәсендә эшләргә хыялландым. Бүген мин үзәк район хастаханәсендә эшлим һәм атнага ике көн Зирекле авылында авыруларны кабул итәм. Бүген медицина даими югары дәрәҗәдә эшләүгә әзерлек таләп итә, шуңа күрә мин яңа диагностика алымнарын һәм дәвалауның яңа ысулларын өйрәнүне дәвам итәм».


Татьяна Мулявка: «Безнең өлкәдә һәркем мөһим»

 Татьяна Мулявка: «Безнең өлкәдә һәркем мөһим»

«Медицина минем өчен һөнәр генә түгел, ул осталык һәм күнекмәләр, кайгырту, стресска чыдам булу.

Медицинада эшләү турында балачактан ук хыялландым. Туганнар мине шаяртып кына „безнең доктор Айболит!“ дип атыйлар иде. Ә медицина училищесына укырга кергәч тәмам ышандылар. 

Язмышымны сайлауга йогынты ясаган кеше ул — әни. Ул үзе дә фармацевт, мөгаен, минем һөнәр сайлауда мөһим фактор шул булгандыр да. Мин үзем Чистай Выселкасы авылыннан. Анда тудым һәм үстем, һәм шунда ук, районда, Чистай медицина училищесында „шәфкать туташы“ профиле буенча белем алдым.

Училищены тәмамлагач, күпләр миңа алга таба да табиблыкка укырга киңәш иттеләр. Югары белем турында мин, әлбәттә, уйлыйм, тик әлегә шәфкать туташы булып эшләргә карар кылдым, нәкъ менә шәфкать туташлары күпчелек вакытын пациентлар белән үткәрә. Табиб дәвалау билгели, процессны контрольдә тота. Ә барлык манипуляцияләр, капельницалар, катетерлар, уколлар, дарулар — болар барысы да шәфкать туташы аша үтә.

Яңа Чишмә районына мин очраклы рәвештә эләктем, һәм менә инде дүртенче ел район үзәк хастаханәсендә эшлим, һәм бу һөнәрне һәм бу урынны сайлавыма бер дә үкенмим. Киләчәктәге планым — югары белем алу, һәм монда яңадан, инде врач сыйфатында кайту. 

Әлегә мин өлкән шәфкать туташы булып эшлим, һәм минем бурычларыма дару препаратлары, медицина җиһазлары, шулай ук документлар һәм персонал белән эшләү керә. 

Пациентлар белән турыдан-туры эшләмәсәм дә, кешеләргә ярдәм күрсәтү процессының мөһим өлеше булып торам. Сәламәтлек саклауда һәр кеше зур әһәмияткә ия, һәм без барыбыз бергә халыкка сыйфатлы ярдәм күрсәтү өчен шартлар тудырабыз. Безнең өлкәдә һәркем мөһим».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев