Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек сагында

Наталья Роменская: «Балалар ата-ана битарафлыгының корбаны булырга мөмкин»

Вакцинация күп кенә йогышлы авыруларга каршы иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора.

Район хакимиятендә узган «эшлекле сишәмбе» киңәшмәсендә Яңа Чишмә РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская районда балаларга вакцинация үткәрү торышы турында сөйләде.

 2022 елның 1 июленә план буенча прививкалар алучы балаларның саны түбәндәгечә: 6-12 яшьтәгеләр - 50 (96%), 2 яшькә кадәргеләр - 116 (98%), 3 яшьлекләр - 106 (98%), 6 яшьлекләр - 141 (98%), 13 яшьлекләр - 161 (99%), 14 яшьлекләр - 177 бала (98%).

 2022 елда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының коронавирус инфекциясенә каршы көрәшү планы нигезендә, Гам-Ковид-М вакцинасы белән 12 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балаларга вакцинация үткәрелгән. Прививка барлыгы 180 яшүсмергә ясалган - бу вакциналаштырылырга тиешле балаларның 100%ы, алар ковидтан беренче һәм икенче прививканы алганнар.

Әмма вакцинациянең әһәмиятлелегенә карамастан, үз балаларына кайбер прививкаларны яки тулысынча прививка ясатудан баш тарткан ата-аналар да бар. 1 июльгә шул сәбәпле 37 балага вакцинация үткәрелмәгән - барлыгы 162 прививка. Беренче урында район үзәге - 21 бала, Зирекле авылында - 7, Акбүредә - 3, Чаллы Башында һәм  Красный Октябрьдә - 2шәр, Тубылгы Тауда һәм Черемухово Бистәсендә - 1әр бала. Вакцинация узмаган 37 баланың 20се - балалар бакчасына йөри, 17се - йөрми.

Кызганычка каршы, профилактик прививкалардан баш тарту мәгариф учреждениеләренә йөрүне тыюга сәбәп була алмый.

 Туберкулиндиагностика туберкулезны профилактикалауда иң мөһим чараларның берсе.

Санитар-эпидемиологик кагыйдәләр нигезендә, ата-аналарның баш тартуы аркасында туберкулиндиагностиканы үтмәгән балаларга балалар учреждениеләрендә булу тыела. Балага коллективта булу табиб-фтизиатрның уңай бәяләмәсе булганда гына рөхсәт ителә.

1 июльгә ата-аналары туберкулиндиагностикадан баш тарткан 15 бала күзәтү астында: шуларның 5се - балалар бакчасында, калганнары юк. Балалар коллективында булучы балаларның бишесендә дә табиб-фтизиатр бәяләмәсе бар, алар авырмый.

 «Медицина хезмәткәрләре вакцинациядән баш тарткан гаиләләрдә зур эш алып баралар. Без ата-аналарга моның нәрсәгә китерә алуын төгәл итеп аңлатырга тырышабыз. Әмма, кызганычка каршы, ата - аналарны вакцинацияләүнең нәтиҗәлелеген раслаучы статистика да, ата - ана битарафлыгының корбаны булган балаларның фаҗигале язмышы да ышандырмый», - дип ассызыклады Наталья Роменская.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев