Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Район үзәгендә стоматология клиникасы ачылды

Яңа Чишмәдә Ришат Билаловның стоматология клиникасының яңа уңайлы бинасы пациентлар өчен үз ишекләрен ачты.


Яңа бина бер елдан артык Яңа Чишмә үзәгендә уңайлы урында төзелгән. Монда бик матур һәм җайлы, барлык җиһазлар да яңа, медперсонал эше өчен дә, пациентлар өчен дә бөтен кирәкле шартлар бар. Шунда ук буфет та эшли, анда камыр ризыклары белән чәй һәм кофе эчәргә, кулинария әйберләре сатып алырга мөмкин.
Шушы көннәрдә Вячеслав Козлов рәислегендә район җитәкчелеге клиникага барып, тудырылган уңайлы шартлардан канәгать калды.
- Биредә ике стоматология  кәнәфие бар, анда ике шәфкать туташы эшли, администратор да бар, - ди клиника мөдире Ришат Билалов. - Кабул итү терапия һәм ортопедия стоматологиясе буенча алып барыла, якын киләчәктә хирургия стоматологиясе буенча, ягъни теш алу һәм имплантология  (имплантларны урнаштыру) буенча белгеч укыту планлаштырыла.
Кабул итү алдан язылу буенча алып барыла, авырту белән килгән пациентлар табиб төп кабул итүдән бушаган арада кабул ителә. Кабул итү сәгать 8 дән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке ялсыз башкарыла, шимбә һәм якшәмбе - ял көннәре. Пациентлар белән килешү буенча эш вакытыннан тыш та  кабул итүләр мөмкин. Белешмә өчен тел.: 89172550252.

Реклама хокукларында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев